Реклама
ХӘБӘРЛӘР
Үзизоляциядәге нурлатлыларга кайгырту күрсәтелә Районның 40 гаиләсе исемен белдерергә теләмәгән иганәчедән ярдәм алды
Районда махсус режим чорында ялгыз яшәүче өлкәннәр һәм мохтаҗ кешеләрне кайгырту йөзеннән оештырылган “Игелекле Нурлат” проектына Нурлат мөхтәсибәте дә кушылды.
– Дин кануннарын үтәп яшәүче бер эшмәкәр якташыбыз иганәчелек ярдәме күрсәтте – ашамлыклар, үзизоляция чорында кирәкле көнкүреш товарлары бүлеп бирде, – диде Габдулла хәзрәт Мортазин. – Аларны без пакетларга җыеп, шәһәрнең Түбән Нурлат һәм шикәрчеләр микрорайоннарында, Якты Күл, Биккол, Иглай авылларында ялгыз яшәүче өлкәннәргә, күпбалалы һәм ятим балалар тәрбияләнүче гаиләләргә өләштек.
Җыелмаларда иң кирәкле товарлар – икешәр килограмм карабодай, дөге ярмалары, макарон эшләнмәләре, шикәр комы, чәй, май, печенье, бәдрәф кәгазе, сабын, савыт-саба юу чаралары, гомумән, беренчел кирәк-яраклар тупланган. Исемен киң җәмәгатьчелеккә белдерергә теләмәгән игелекле нурлатлы шул көннәрдә тагын шулкадәр азык-төлек җыелмалары әзерләп куйган, алар мөхтәсибәт аша районның башка авылларында яшәүче мохтаҗларга һәм өлкәннәргә таратылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев