Киекле авылында гомер итүче оста Наил Авясов үз гомерендә өч трактор гына ясаган.
Ул уйлап чыгарып, куллануга керткән җайланмалар арасында кукуруз бөртекләре аергыч, кул кыргычы, чөгендер ваклагыч, мунча мичләре һәм тагы башка күп нәрсәләр бар. Хыяллары да юк түгел - киләчәктә утын яргыч һәм каз йолкыгыч ясарга уйлый ул.
Наил Хәмзә улы белән "Южная" агрофирмасының машина-трактор паркында зон семинар-киңәшмәләренең берсендә очраштык. Семинарга килүчеләрнең игътибарын хуҗалыкта моторчы булып эшләүче Наил Авясов үз куллары белән ясаган мич аеруча җәлеп итте. Әлеге мич инде кулланылган машина майлары белән эшли булып чыкты. Күпләр мичнең төзелеше белән кызыксынды, остадан схемасын сорап алучылар да булды. Кышкы суыкларда техникага ремонт ясаганда мондый мичләр бик кирәкле җайланмага әверелә бит. Өстәвенә, майда эшләүче мич икътисадый яктан да отышлы санала. Чөнки гаражларны электр белән җылыту шактый чыгымлы, утын юнәтү дә шактый мәшәкать сорый. Ә зур хуҗалыкта кулланылган майларга кытлык юк, гаражда мичне иртәдән кабызып җибәреп, эш тәмаланганчы эшләтәләр һәм көн дәвамында мичтән чыккан җылылык астында рәхәтләнеп эшлиләр. Оста әйтүенчә, мондый мичне ясау әлләни катлаулы эш тә түгел икән үзе. Моңа кадәр Мәскәүдә эшләгән вакытта да шундыйрак җайланма ясап куйган булган, янә Киеклегә кайтып эшли башлагач та иң беренче эш итеп мич әмәлләгән.
Бар да кул астындагы әйберләрдән ясалды, аның өчен кулланылган торбалар, мичкәләр кирәк булды. Дөрес, мондый мич кечерәк биналар өчен яхшырак. Әмма зур гаражда да яхшы ук ярдәм итә. Чөнки мичкәләрдән дә дә, торбалардан да җылы чыгып тора бит, - ди ул. - Әйберне ясар алдыннан башта берничә төрле схеманы яки шундый җайланманы карыйм һәм һәркайсыннан иң уңайлы өлешләрен табып, оптималь вариант уйлап чыгарам.
- Шулай уйлап чыгаруга хирыслыгы, техника тирәсенә тартылу да балачагыннан килә икән. Заманында Ульян, Иваново, Бохара шәһәрләрендә яшәгәндә дә һәрчак техника тирәсендә әвәрә килгән, беренче тракторларын да 1984,86нчы елларда шунда ясаган. 2001нче елда тормыш иптәшенең туган ягы булган Киекле авылына кайтып төпләнгәч исә тагы бер трактор җыйган. Үзе әйтүенчә, тракторына бары тик моторын гына сатып алган, калган бөтен запчастьләре иске техникадан алынган икән. Ә тракторы хуҗалыкта яхшы ук ярдәм итеп куя, аңа арба тагып, чүбен дә түгәләр, печәнен дә ташыйлар, бакчада да яхшы ук ярдәм итә.
Шулай күбрәк хуҗалык эшләрен җиңеләйтү өчен төрле нәрсәләр уйлап чыгарса да, үзе күбрәк техника тирәсендә әвәрә килергә ярата икән оста. Тирә-күршеләре, хезмәттәшләре дә аңа ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итә. Ә ул һәркайсына ярдәм итәргә әзер. Хуҗалыкта исә шундый осталары булуына сөенеп туя алмыйлар, чөнки мондый белгечләр бик сирәк була бит.
Ә Наил абый алдагы көнгә дә уй-ниятләре бар инде. Әнә, авыл җирендә хезмәтне җиңеләйтү өчен утын яргыч ярап куяр иде, тормыш иптәше каз йолкыгыч сорап аптырата... Әле тагын ике күперчекле трактор ясамакчы була. Гомер буена нидер уйлап чыгарырга гадәтләнгән кеше башкача яши дә алмый торгандыр. Күңелгә якны шөгыль җанга тынычлык һәм яшәү дәрте дә бирә бит.
Нет комментариев