Туризм авылга күчә
Узган атнада Казанда "Алга авылга! Авыл туризмы өлкәсендә маршрутларны проектлау һәм эш башлау" дигән темага ике көнлек республика семинары узды. Чарада районнан авыл туризмы үсеше белән кызыксынган 4 кешелек делегация катнашты. Семинар эшендә авыл туризмы программалары турында мәгълүматлар җиткерелгән, проектлау буенча тренинглар узган.