Нурлат урманнарында янгынга киртә куелган
Янгынга каршы аерым режим. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, 18 нче июльдән махсус боерык булганчыга кадәр, республика буенча янгын куркынычсызлыгына каршы аерым режим кертте. Әлеге чорда янгын куркынычсызлыгы чаралары көчәя һәм кагыйдәләр бозган өчен штрафлар күләме арта.