Нурлат тег белән яңалыклар
-
Фирдүс якташларын бәйрәмгә чакыра
Татар җыр-моң бәйрәме "ТЯМАЕВ-ФЕСТ" 31 май көнне якташларын зур күңел ачу тамашасына чакыра.
-
Нурлатта соңгы кыңгырау 22 майда чыңлаячак
22 майда район мәктәпләрендә уку елы төгәлләнү уңаеннан бәйрәм чарасы уздырыла.
-
Мобиль репортер: Нурлатыбыз матурлыгы өчен...
Нурлатлылар шәһәрнең үзәк мәйданындагы үзгәрешләрен сөенеп кабул иттеләр: яңа фонтан, уңайлы эскәмияләр, чәчәкләр...
-
Нурлат егетендә – “алтын” медаль
"Ледок" спорт мәктәбе шәкерте Алексей Горшков батутта һәм акробатик блда сикерү буенче республиканың Ачы Кубогы бәйгексендә беренче урынны алып кайтты.
-
Нурлат районында быел бәрәңгенең яңа сортын сынап караячаклар
"Сөләйманов Ә.И" КФХсында узган атна азагында бәрәңге утыртырга керештеләр.
-
Нурлатның ветераннар Советының эше республикакүләм бәя алды
2014нче ел нәтиҗәләре буенча, Нурлатның ветераннар Советы Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән республика конкурсының икенче этабында 3нче урынга лаек дип табылды. Әлеге бәйге республиканың ветераннар оешмалары арасында методик-оештыру эшләрен иң яхшы алып баручыларны билгеләүне максат итә.
-
Бикуле авыл җирлеге Советы иншалар бәйгесенә йомгак ясады
Бикуле авылы җирлеге башлыгы Рияз Садыйков март аенда тумышыбелән шул авылдан булган якташыбыз, полковник Идеал ага Галәветдинов һәм ветераннар белән үткәрелгән очрашу вакытында укучылар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иншалар бәйгесе игълан иткән иде.
-
Нурлатта Сабантуй көнне 7 пар никахлашачак
6 июнь көнне нурлатлылар Сабантуйда бәйрәм итсә, аерым гаиләләр өчен ул икеләтә истәлекле булачак.
-
Бүген "Дуслык"ның әбунәчеләре саны 100гә артты
Бүген "Дуслык" газетасы коллективы районның оешма-предприятиеләренә чыгып һәм редакциядә Әбунә сәгатьләре оештырды. Көн дәвамында газетага киләсе яртыеллыкка 100дән артыграк кеше ташламалы бәядән язылырга өлгерде. Исегезгә төшерәбез, 23 майга кадәр район газетасына ташламалы бәядән язылырга була. Бу чорда почта адресына әбунә - 486 сум 72 тиен, альтернатив әбунә 270 сум тора.
-
Нурлатлылар татар хатын-кызлары форумында катнаша
Бу көннәрдә "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Нурлат җирле бүлеге җитәкчесе Фәүзия Мөхәммәтова һәм оешма әгъзасы Гадәния Хәмәтҗанова татар хатын-кызларының III Бөтендөнья форумында катнашалар. Быел форумда Россия һәм чит илләрдән 500ләп кеше, 150 мәртәбәле кунак катнашыр дип көтелә. Форумда катнашучылар өчен киңкырлы программа каралган.
-
Нурлатта праймеризлар дәвам итә
Бүген "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе партия эчендә алдан тавыш бирүләрне Кычытканлы, Сәләнгеш, Мамык һәм Төрнәс авыл җирлекләрендә үткәрә.
-
Нурлаттагы “INFITNO” клубы республика пәһлеваннарын җыя
17 майда "Шифа" сәүдә үзәгендәге "INFITNO" спорт клубында хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында яткан көне штанга күтәрү буенча ТРның Көньяк-Көнчыгыш төбәге Кубогы узачак. Анда әлеге төбәкнең иң көчле спортчылары, Дөнья, Ауропачемпионнары, күптапкырлар Россия чемпионнарының, халыкара класслы спорт осталарының катнашуы көтелә. Ярышлар көндезге 10да башлана.
-
Җиңүнең 70-еллыгына Нурлат телевидениесеннән – фильм, газетадан – китап
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына Нурлат массакүләм мәгълүмат чаралары да үзенчәлекле бүләк ясадылар. "Нурлат" телевидениесе " Тыл шәһәре тарихы" дигән видеофильм тәкъдим итсә, редакция районның "Ветеран» китабын басмага әзерләде. 1800 данәдә бастырылган китап бәйрәм көннәрендә сугышта катнашучыларга һәм тыл ветераннарына таратылды.
-
Нурлат музейчылары һөнәри бәйрәмнәрендә “Ачык ишекләр көне” игълан итә
18 май - Халыкара музейлар көнендә Кама аръягы һәм Нурлат тарихы төбәк музее ишекләре һәркем өчен ачык булачак. Бу көнне нурлатлылар һәм шәһәребез кунаклары күргәзмәләр һәм заллар белән бушлай таныша, кызыксындырган сорауларына җаваплар ала алачаклар.
-
Нурлатта: музей экспонатлары арткан
Апрель азагында үткән "Бүләк итү көннәре"ндә Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеена бүләккә 8 экспонат һәм вакытлыча саклауга тарихи карта тапшырылган.