Нурлатлы Надежда Тарасова яшел помидорлардан әзерләнмәләр рецептын “Дуслык” укучылары белән уртаклаша
Һәр елны помидорларның өлгереп җитмәгәннәре күпләп кала. Сезон азагында, синоптиклар суыклар вәгъдә итә башлагач, күп кенә хуҗалар яшел помидорларны ташлыйлар. Әмма юкка. Сакчыл, уңган хуҗабикәләр һәр нәрсәне дә файдалы итә белә. Мисал өчен, Нурлаттан Надежда Тарасова яшел помидорлардан кышкылыкка тәмле тозланмалар ясый.