Undefined тег белән яңалыклар
-
Нурлат ярминкәсендә иттән алып итеккә кадәр бөтен нәрсә дә бар
Бүген, 5 декабрьдә Гыйматдинов урамында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтә. Ул Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгәннәр һәм өлкәннәр өчен кайнар чәй, концерт программасы белән оештырылды.
-
Хөрмәтле юл тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән ихлас котлаулар кабул итеп алыгыз. Сезнең көндәлек хезмәтегез ярдәмендә безнең юлларыбыз һәм урамнарыбыз күпкә уңайлы, җайлы һәм куркынычсызракка әйләнә бара.
-
Нурлаттагы бер йортта 300дән артык бер көнлек фирма теркәлгән
Әлеге фирмаларны "өйдәш иткән"коммерцияле оешма районнан читтә теркәлгән һәм хуҗасын табу җиңел эш түгел икән. Шунысы да бар: мондый "киң күңелле" хуҗалар шәһәрдәге тагы бер йорт подвалында бар, ди.
-
Гаеплеләр пәнҗешәмбе җавап тота
Һәр пәнҗешәмбедә Нурлат районы административ комиссиясенең утырышы үтә. Бу юлы комиссия административ хокук бозулар турында төзелгән 10лап беркетмәне караячак.
-
Нурлатлыларны бәрәңге үстерергә белгечләр өйрәтте
Бүген район мәдәният йортында "Россельхозцентр"ның ТР буенча идарәсе белгечләре район хуҗалыклары белгечләре, шәхси участокларында бәрәңге үстерүчеләр өчен әлеге культураны заманча технологияләр буенча үстерү темасына семинар-уку үткәрделәр.
-
Нурлаттагы “Коммунальник” I урын яулады
Шәһәрнең "Коммунальник" торак милекчеләре ширкәте "Иң яхшы идарәче оешма" республика конкурсында I урын яулады.
-
Президент сайлаулары. Нәтиҗәләр
Нурлат районы һәм шәһәрендә 2012 елның 4 мартында РФ Президентын сайлау нәтиҗәләре турында мәгълүматлар
-
Су нормальләште
Берничә көн элек краннан килүче эчә торган суның исе һәм тәме шулкадәр начар иде ки, хәтта "карантин" срогы узганнан соң да бу тема кызганнан-кыза бара.