Сталинград сугышы ветераннарын котладылар
Кичә социаль яклау идарәсе начальнигы Ирина Афанасьева Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов, район башлыгы Наил Шарапов һәм Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов исеменнән сугыш ветераннары Павел Савельев һәм Виктор Николаевны Сталинград сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрикләде.