"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы
Район хуҗалыклары шул көннәрдә язгы кыр эшләренә ягулык- майлау материаллары кайтара башладылар. Хуҗалыкларга ягулык дәүләт ярдәме хисабына ташламалы бәядән (26 сум) бер гектарга 23 кг. исәбеннән бирелә.
Чәршәмбе көнне "Сөләйманов Ә.И." КФХсының Фома бүлекчәсендә үткән район семинары язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланды.
0