КОТЛЫЙБЫЗ!
Киекле авылында яшәүче хөрмәтле кодабыз Хәлил Каюм улы Әхмәтвәлиевны гомеренең күркәм бәйрәме - 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Кодабыз син бик бәхетле кеше! Тормыш иптәшең, кодагыебыз Индира белән бәхетле гаилә корып, яраткан балаларың - кызларың һәм кияүләреңнең, оныгыңның иң кадерле кешесе булып яшисең. Киләчәктә дә тигезлектә яшәргә насыйп булсын сезгә. Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларыңның һәм оныгыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез!
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Кода - кодагыен - Рөстәм, Залия, Роберт Гомәровлар.
Нет комментариев