КОТЛЫЙБЫЗ!
Биккол авылында туып, бүген Нурлатта яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез Фәридә Җамалетдин кызы Хатыйпованы алтын юбилее белән котлыйбыз.
Кадерлебез, өебезнең нуры, күңелебезнең кояшы,
кайгыртучыбыз һәм иң якын кешебез син. Сиңа имин тормыш, бәхетле
озын гомер телибез, һәрчак бүгенгедәй яшь, сөйкемле булып кал.
Игелеккә, изгелеккә
Күңелең һәрчак иркен.
Бәхеттә, хөрмәттә яшә
Булып гел дөнья күрке.
Ихлас теләкләр белән тормыш иптәшең Илгиз, улларың Алмаз, Илнар.
Нет комментариев