Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Җаваплы чор

    "Нурлат сөте" ОООсының Югары Нурлат бүлекчәсендә терлекләрне җәйге лагерьга районда беренчеләрдән булып күчерделәр быел.

    Ә беренче булуларының серен әзерлек эшләренең иртә башлануыннан күрәләр биредә. Чөнки лагерьны чистарту, төзекләндерү эшләрен әле җирләр кардан ачылу белән үк башлап җибәргәннәр. Бу эшкә балта остасы, эретеп ябыштыручы белән бергә барлык терлекчеләр дә тартылган һәм күмәк тырышлык белән бөтен эшләрне вакытында башкарып та чыга алганнар. Быел язның кинәт килүе исә терлекләрне "җәйгегә" узган елгыга караганда бер атналап иртәрәк тә күчерергә мөмкинлек биргән. Башта яшь терлекләрне күчерсәләр, озак көттермичә савым сыерлар да җәйләүгә чыккан.
    Бүлекчәнең җәйге лагере читтән караганда зур йортта яшәүче ишле гаиләне хәтерләтә. Яңа туган бозаулардан алып савым сыерларга кадәр терлек-туарның бар төре дә бергә "яши" биредә. Барысының да үз урыны, үз почмагы дигәндәй. Менә бер читтә 4 айдан 6 айга кадәрге бозаулар. Алар бозау караучы Гадилә Әбҗәлимова карамагында. Менә өченче ел инде биредә мондый бозауларны асрау буенча яңа төрле алым белән эшлиләр икән. Терлекләр асрала торган киртә янәшәсендә генә берсе 6, икенчесе 8 гектарлы мәйданда күпьеллык үлән чәчкәннәр. Шулай итеп, бозаулар утардан яшел үләнгә чыгып йөреп керә алалар. Бер мәйданда үләннәр сирәгәйгәч, бозауларны икенчесенә күчерәләр. Шулай итеп, бозаулар җәе буена яшел азыктан өзелмиләр икән. Хуҗалыкның баш зоотехнигы Фәнил Минһаҗев әйтүенчә, мондый ысул бик сирәк хуҗалыкларда гына кулланыла, һәм биредә аның файдалы якларын күреп өлгергәннәр инде.
    Янәшәдә генә зуррак бозаулар, алардан ерак түгел таналар, бозаулыйсы сыерлар, яңа туган бозаулар өчен махсус урын да аерым. Кичкә таба исә көтүчеләр Илназ Мөхәммәтҗанов белән Фәиз Әбҗәлимов сыерларны җәйләүдән кичке савымга алып кайтып җиткерәчәк. Сыер савучылар аларның кайтуына азыгын салып, асларын чистартып әзерләп куярга өлгергәннәр инде. Сыерлар кайту белән 10 савучы бер үк вакытта кичке савымны башлап җибәрәчәкләр. Хуҗалыкның бу бүлекчәсендә генә дә 700 баш сыер асрала. Бер савучыга иртәнге һәм кичке савымда 55әр баш сыерны савып өлгерергә туры килә икән. Әмма биредә сыер савучылар - нигездә тәҗрибәлеләр, үз эшләрен белеп, җиренә җиткереп башкара торганнардан. Шуңа да савымны башкарып чыгарга ике сәгатьләп вакыт җитә. Күрсәткечләре дә начар түгел. Мәсәлән, бу көнне бер сыердан 12 кг 600 грамм сөт савылган. Ә иң яхшы күрсәткеч бирегә Кәкре Атаудан килеп эшләүче Халидә Исхаковада. Сыер савучы булып 30 елдан артыграк эшли инде ул. Моңа кадәр дә алдынгылыкны бирмәгән, хәзер дә сыната торганнардан түгел. Авылдашлары Зилә Хәсәнгатина белән Дилә Ахунҗанова да аның үкчәсенә диярлек басып киләләр. Шунысы кызык - Кәкре Атаудан 10лап сыер савучы килеп эшли икән бирегә.
    - Бүгенге көндә биредә 8 авылдан килеп эшлиләр. Бикүледән, Чишмәдән... Самара өлкәсе авылларыннан кадәр килүчеләр бар. Көн саен вахта автобусы терлекчеләрне җыеп-таратып йөри, - ди Фәнил Гыйльметдинович.
    Әлбәттә, авыллар буйлап кеше җыеп йөрүнең чыгымнары да юк түгел. Шуңа да быел терлекчеләрнең эш графигын үзгәрткәннәр. Узган елда бер көндә ике смена алышынса, быел графикны һәр смена берәр көн эшли торган итеп оештырганнар. Шулай итеп, сыер савучыларга иртәдән алып кичкә кадәр җәйләүдә булырга туры килә. Аның каравы, икенче көнне өйдә торалар. Әйтүләренчә, сыер савучылар яңача эшләүгә күнегергә өлгергәннәр икән инде.
    Ә җәйге лагерьда сыер савучыларга гына түгел, терлек караучыларга да эш күләме бик зур туры килә. Әнә, биредә барлыгы 1545 баш терлек асрала, аларны карау, саву исә нибары 55 кешегә йөкләнгән. Терлекләр саны күп булгач, аларны урнаштырып бетерергә дә кирәк бит әле. Шуңа да быел 300 баш бозауны Түбән Нурлатның моңа кадәр буш торган ферма яны территориясенә күчергәннәр икән. Гомумән, "Нурлат сөте" ОООсының Якты Күл, Сәләнгеш, Зүзәй, Мамык, Иске, Урта, Түбән Чаллы бүлекчәләрендә барлыгы 5674 баш терлек асрала бүгенге көндә. Республика буенча терлекләрнең баш санын арттыру мөһим бурыч итеп куела бит, һәм хуҗалыкта бу яктан да сынатырга уйламыйлар. Җәй терлекчелектә иң мул чор да санала әле. Димәк, хуҗалык уңганнары өчен иң җаваплысы да булачак ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: