Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Җаваплы чор

Чәршәмбе көнне "Сөләйманов Ә.И." КФХсының Фома бүлекчәсендә үткән район семинары язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланды.

Семинар бүлекчәдәге техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге белән танышудан башланды. "Биредә техниканың әзерлеге башка хуҗалыклар белән чагыштырганда яхшы булып санала, тик шулай да эшләп бетерәсе нәрсәләр бар әле. Семинар барышында уңай яклар белән бергә кимчелекләр дә күрсәтелде", - ди Гостехнадзорның район инспекциясе начальнигы Расих Сатдаров. Семинарның икенче өлешендә чыгыш ясаган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ислам Сафиуллин һәм белгечләрнең чыгышлары тулаем район буенча язгы чәчүгә әзерлекнең торышына, үзенчәлекләренә багышланган иде. Якын араларда орлыклар, ашламалар, техника, кадрлар белән булган барлык проблемаларны да хәл итеп бетерергә, диелде семинар-киңәшмәдә. Чөнки 9нчы апрельдән инде районара тикшерүләр башланып китәчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар Язгы кыр эшлђре Сљлђйманов КФХсы

2
X