Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Авылда - заманча китапханә эшли

Биляр Озеро авылы китапханәсе - районда "Модельле китапханә" проектына кушылган 4 учреждениенең берсе. Әлеге проект "Авыл китапханәсе" республика программасы кысаларында тормышка ашырыла.

Модельле китапханә нинди була? Биляр Озеро китапханәсенә даими йөрүче авыл кешеләренә моны аңлатып тору кирәкми. Чөнки китапханәдәге үзгәрешләр күз алдында - күптән түгел генә бирегә Интернет челтәренә ирекле чыгып була торган заманча компьютер, берүк вакытта берничә төрле эшне башкара ала торган күпфункцияле үзәк һәм ЖК-плазмалы телевизор кайтардылар. Соңгысы компьютерда презентацияләр кебек нәрсәләрне турыдан-туры зур экранда карарга мөмкинлек бирә. Бу исә төрледән-төрле чараларны үткәргәндә зур ярдәм итә.
"Модельле китапханә" ул әле заманча техника булу гына түгел, әлеге җиһазларны эштә дөрес итеп куллану да. Чөнки мондый китапханәләр алдына халыкка белемгә, мәгълүматка, мәдәни кыйммәтләргә чыгу өчен ярдәм итү бурычы да куела бит әле. Заманча китапханәгә килеп кеше үзенә кирәкле мәгълүматны фондта сакланучы китаплар арасыннан гына түгел, Бөтендөнья челтәренә чыгып та таба һәм куллана алсын өчен эшләнә бу. Әнә, авыл китапханәчесе Елена Нагорная әйтүенчә, бирегә балалардан алып өлкәннәргә кадәр йөри икән. Мәктәп укучыларын күбрәк рефератлар, докладалар өчен материаллар кызыксындырса, өлкәнрәкләр матур әдәбият әсәрләре сорап яки Бөтендөнья челтәрендә яңалыклар белән танышу өчен килә. Компьютер серләренә өйрәнә башлаган өлкән яшьтәгеләр арасында гамәли күнекмәләр алыр өчен дә керүчеләр була. Ә китапханәче аларга бик теләп кирәкле әдәбиятны сайларга булыша. Гомумән, Елена Анатольевна авыл китапханәсендә 20 елдан артыграк эшли инде. Кем әйтмешли, тәҗрибәсе дә, осталыгы да җитәрлек. Шуңа күрә заманча проект буенча эшләүгә дә курыкмыйча алынган. "Заманча техника китапханә эшен җиңеләйтергә һәм киңәйтергә мөмкинлек бирә. Үзебездә булмаган китапларны хәзер Интернеттагы китапханәдән дә табарга була", - ди ул.
Нурлат муниципаль районының "Җирлекара үзәк китапханәсе" директоры Роза Липатова әйтүенчә, республика программасы нигезендә, барлык авыл китапханәләре дә компьютерлар һәм күпфункцияле үзәкләр белән тәэмин ителгәннәр инде. Алга таба барлык китапханә фондларын тулысынча республика гомумкитапханәләр челтәренә, соңрак Россиянекенә кертү күздә тотыла.
...Ә "Модельле китапханә" проекты Биляр Озероның гап-гади авыл китапханәсен заманча социаль культура үзәгенә әйләндерергә мөмкинлек биргән. Еш кына китапханәләргә, аеруча авылныкларга йөрүчеләр юк, дигәнне ишетергә туры килсә дә, биредә, киресенчә, китапханәгә йөрүчеләр арта бара. Республика программасының төп максаты да әнә шул - халыкның китап укуга, танып-белүгә, үзлектән белем алуга кызыксынуын арттыру бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Биляр Озеро "Модельле китапханђ"