Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Авылга дәүләт программалары ярдәмгә килә

Колхозлар таралу белән күп кенә авылларда фермалар, мастерскойлар бушап калгач, гомере буена терлекче яки механизатор булып эшләп көн күргән авыл кешеләренең күбесе кая барып бәрелергә белмичә аптырашта калды. Дөрес, авылда күп кеше шәхси хуҗалыгында терлек-туарын асрап, бакчасын үстерә анысы. Әмма 1 сыер, 1-2 баш үгез асрау ул көнне-көнгә ялгап алып...

Шуңа да республикада соңгы елларда авыл кешесенә булышу йөзеннән төрледән-төрле программалар кабул ителеп тора. Алар нәкъ менә хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм итүне күздә тота. Урта Камышлыдан Румия һәм Игорь Петровлар шундый программаларның берсенә кушылып, үз эшләрен башлап җибәрделәр дә.
Шәхси хуҗалыкка саллы ярдәм
Шәхси хуҗалыкта терлек-туар асрауның кыен яклары никадәр генә күп булмасын, авыл кешесе йортындагы терлеген саклап калырга тырыша - шәхси хуҗалыгы нык булган авыл кешесе үзен ышанычлырак хис итә. Республикадагы терлекләрнең өчтән бере нәкъ менә шәхси хуҗалыкларда асралуы да шул хакта сөйли. Бүгенге көндә республикада сөт һәм итнең 36%ын авыл кешеләре шәхси хуҗалыкларында җитештерә дигән сүз бу. 2006нчы елдан бирле эшләп килә торган шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә кредитлар бирелүе дә монда үз ролен уйнамый калмагандыр, әлбәттә. Башкаларыннан аермалы буларак, мондый кредитларны банклар 13-14% ставкасы белән бирәләр һәм аны максатчан куллануыңны раслаучы документларны тапшыргач, аның 8,25%ы ай саен түләүчегә кайтарылып барыла. Терлек-туар сатып алуга яки аларны асрау өчен биналар төзүгә дип бирелә торган әлеге кредит - авыл кешеләре арасында бик популяр.
- Бездә шәхси хуҗалыкларны үстерү программасы буенча кредитларны "Ак Барс банк"ы, Татфондбанк, Саклык банкы һәм Россельхозбанк бирә. Алардан 5 ел эчендә 1640 кеше файдаланырга өлгерде инде. Шул рәвешле 325 млн.нан артыграк кредит бирелсә, 1531 кешегә барлыгы 30 млн.нан күбрәк сум акча кире кайтарылган, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Миләүшә Фәтхетдинова.
Мондый кредиттан файдаланучылар Яңа Иглай, Киекле, Чулпан, Иске Чаллы, Колбай Мораса авыл җирлекләрендә аеруча күп. Бу уңайдан Яңа Иглай авыл җирлеген аерым билгеләп үтәргә мөмкин. Чөнки биредә авыл җирлекләре арасында иң күп - 936 баш мөгезле эре терлек асрала. Савым сыерлар саны да башкаларга караганда артыграк - 331. (Чагыштыру өчен: савым сыерлар саны буенча икенче урында булган Әхмәт авыл җирлегендә 271 баш сыер исәпләнә. Ә бит Әхмәт авыл җирлегендә 516 шәхси хуҗалык булса, Яңа Иглайда - 345). Авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Лотфуллина да авыл кешесе өчен бу кредитның файдалы булуын билгеләп үтә:
- Бездә 138 кеше барлыгы 28 млн.га якын кредит алды. Әлеге акчаларга авылларда 143 баш сыер, 61 мөгезле эре терлек, 11 ат һ.б. терлек-туар алынды, 17 терлек абзары төзелде, 1 трактор сатып алынды. Безнең якларның горурлыгы булган казлар үрчетүгә дип тә алалар - халык барлыгы 1700 баш тавык-каз алып үстергән, - ди ул.
Республикада исә шәхси хуҗалыкларда терлек-туар санын киметмәү максатыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышуның башка формаларын да кертеп торалар. 2010 елда корылык аркасында азык әзерләү белән проблемалар килеп чыккач, сыер башына 4130ар сум акча бүлеп биргәннәр иде, ә узган елда республикадан - 2000, федераль бюджеттан тагын 850шәр сум бүлеп бирелгән. Әлләни зур сумма булмаса да, әлеге акчалар авыр елда шактый авыл кешесенә шәхси хуҗалыгын саклап калырга ярдәм иткәндер. Быелдан әле бозау башына 300әр сум ярдәм дә кертмәкчеләр икән. Ә дәүләтнең авыл кешесенә шулай ярдәм итәргә тырышуы үзе үк киләсе көнгә ышаныч бирә, кайгырту һәм ярдәм кирәк вакытта бигрәк тә. Тик шунысы да бар: берникадәр ташламалары булса да, кредит кредит инде ул, аны ай саен түләп бару өчен зур төгәллек, җаваплылык һәм шәхси хуҗалыгыңның керем бирүе сорала.
Өй артында - ферма
- Карагыз әле, бакча уртасында берсе нәрсә төзеп ята шулай зур итеп?
Гадәттә авылларга читтән килгән кешеләр иң беренче булып әнә шулай авыл эчендә үк төзелеп ятучы гаилә фермаларына игътибар итми калмыйлар. Әмма аларның саны арта тора, һәм авылларда да аларның бүгенге тормыш таләбе булуына күнегә башладылар.
Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә юнәлтелгән яңа һәм перспектив юнәлешләрнең берсе булган әлеге югары технологияле гаилә фермаларын үстерү буенча республика программасы юридик яктан теркәлгән крестьян-фермерлык хуҗалыкларына ярдәм итүне күздә тота. Бүгенге көндә республикада 360 гаилә фермасы эшли һәм аларның санын 1000гә кадәр җиткерү планлаштырыла. Республикада фермерлык хуҗалыкларын үстерүгә шулай зур игътибар бирелүе юкка түгел. Әнә төбәктәге авыл хуҗалыгы продукциясенең 53 процентын фермерлык хуҗалыклары җитештерә икән бит. 2010-2012 елларга кабул ителгән әлеге программа буенча исә ташламалы кредитлар бирү, терлекләр сатып алуны субсидияләү, 50/50 программасы буенча технологик җиһазлар сатып алу, керү юллары төзүдә ярдәм итү күздә тотыла. Моңа өстәп, тагын республика бюджетыннан субсидияләр рәвешендә өстәмә финанс ярдәме дә күрсәтелә. Ул сөтчелек фермасы төзүгә яки реконструкцияләүгә 1 млн., мөгезле эре терлек, дуңгызлар, сарыклар һәм кәҗәләр үрчетүгә 500 мең сумга кадәр булырга мөмкин.
- Бүгенге көндә безнең районда 20 шундый гаилә фермасы эшләп килә. Шуларның 12се мөгезле эре терлек, 4се сарыклар, 1се дуңгызлар, 2се кош-корт асрау буенча эшли. Ел азагында гына аларга Яңа Әмзәдән тагын бер гаилә фермасы өстәлде. Шәхси эшмәкәр Гөлүсә Фәссахова безнең район өчен яңа юнәлештә - атлар асрау белән шөгыльләнәчәк. Тулаем алганда, гаилә фермаларына дәүләттән 7400 мең сум күләмендә субсидия бирелде, - ди консультант Миләүшә Фәтхетдинова.
- 20 - безнең район өчен чик түгел. Бүгенге көндә һәр авыл җирлегендә гаилә фермалары булдыру турында сүз алып барабыз. Моның өчен җирлек бар - гаилә фермаларына дәүләт тарафыннан да зур ярдәм күрсәтелә, район җитәкчесе Наил Шарапов та һәркемгә булышырга әзер, җәен азык әзерләү белән дә проблемалар булмады. Аннары гаилә фермасы авыл кешесе өчен бүгенге көндә бик кирәкле булган эш урыннары да бит әле ул, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин.
Әлбәттә, дәүләттән ярдәм күрсәтелсә дә, гаилә фермасы булдыру җиңел эш түгел, фермерларның проблемалары да җитәрлек. Җир мәсьәләсендә дә хәл ителмәгән нәрсәләр күп әле.
- Үз җирең булмаса, бүгенге көндә гаилә фермасыннан табыш алу бик кыенга туры килер иде. 25 баш сыер асрау өчен генә дә елына 56 тонна фураж, 200-250 төргәк печән һәм башка азык кирәк. Ә ферма тулы куәтенә эшләп китсә, анда 60-70ләп терлек асралачак бит, - ди Фомадан гаилә фермасы башлыгы Минтаһир Шаһиәхмәтов.
Фермер үз гаиләсенең 25 һәм туганнары, якыннарының 90 гектарлап җирен бүлеп алырга җыена. Бүлеп алу буенча шактый рәсми эшләрне тәмамлаган икән инде, терлекләрен яңа төзелгән фермага күчергәч, эшләрне азагына кадәр җиткерергә планлаштыра. Үзе моның әлләни зур кыенлыгы юк дип санаса да, күп кенә фермерлар җир артыннан йөри башлагач, байтак каршылыклар белән очрашалар. Алар исә нигездә җирләрнең инвесторлар кулында булуы белән бәйле икән. Чөнки пай җирләреңне бүлеп алу өчен шактый кәгазь эшен ерып чыгасы бар.
Гаилә фермаларының санын арттыруда республикада "Татнефть" ААҖнең ярдәменә дә йөз тотып эшлиләр әле. Нефтьчеләр катнашында югары технологияле терлекчелек фермалары төзү буенча программада катнашырга безнең районда да 11 кеше теләк белдергән инде.
Авыл товар җитештерүчеләре очраша торган тагын бер проблема - товарны урнаштырасы да бар бит әле. Бу яктан сөтчелек белән шөгыльләнүчеләр әлләни кыенлык кичермиләр икән үзе. Чөнки күп авылларда сөт җыю белән шәхси эшмәкәрләр шөгыльләнә бит. Итне дә күпләп сатып алучылар җитәрлек. Әмма шулай да товарны турыдан-туры сату өчен районда уңайлыклар тудырылган дип әйтеп булмый әле. Ә менә Татарстанның кайбер районнарында фермерлар ассоциацияләргә берләшеп, товарларын интернет-заказлар аша сата башлаганнар икән. Заказны электрон почта буенча алып, яңа савылган сөт, свежий эремчек, йомыркалар, ит һәм башка продукцияне өйгә үк китереп бирәләр. Сатучыга да товарны кая куярга дип аптырап йөрисе түгел, сатып алучыга да уңайлы. Белмәссең, бәлки киләчәктә безнең район фермерларын да кызыксындырыр бу яңалык.
Лизинг-грант буенча инкубатор
Урта Камышлыдан Румия Петрова республикада авылда яшәүчеләргә авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары сатып алуга бирелә торган Грантлар турында авыл җирлеге башлыгыннан ишетеп белгән. Авыл кешесенә ярдәмгә килерлек шундый мөмкинлек булуы Румия һәм Игорь Петровларда зур кызыксыну уяткан - нишләп әле авылда үз эшләрен ачып җибәрмәскә, ди? Әлбәттә инде, эшкә алынганчы, төрле юлларны эзләп караганнар һәм инкубатор алырга кирәк, дигән фикергә килгәннәр. Әмма Грант оту өчен күпләгән документлар җыеп, конкурста катнашырга һәм җиңәргә кирәк. Һәм Петровларга уңыш елмая - 2011 ел башында аларга 386 мең сумлык бәягә инкубаторны китереп урнаштырып та куялар.
- Инкубаторыбызда апрельдән июльгә кадәр чебешләр чыгарып халыкка саттык. Үз авылыбыз халкы да, тирә-күрше авыллардан да килеп алучылар булды. Гомумән, әлеге инкубатор бер сезонга 4000гә якын чеби чыгарырга мөмкинлек бирә. Быелга да Яр Чаллыга барып йомыркаларга заказ биреп кайттык инде. Сатып алучыларга кытлык булмас дип уйлыйм, чөнки алдан ук заказ биреп куючыларыбыз бар, акрынлап фермабыз да төзелеп бетеп килә инде, анда чебиләрне үстерергә дә мөмкин булачак, - ди Румия үзе.
Һәм эш башларга теләүчеләр өчен шундый ярдәм күрсәтелүе беренче адымнарны ясарга бик булыша дип саныйлар Петровлар. Әнә бит, гомуми бәясе 386 мең сумга төшкән әлеге инкубаторның 300 меңе Грант буларак бирелгән, ә калган 86сын үзләре узган ел керем акчалары белән томалаганнар икән.
Ә районда 2009 елдан бирле Лизинг-грант программасы буенча Грант отучылар 13 кеше булган. Кемдер әлеге акчаларны теплицасын җиһазлауга, кемдер тасмалы пилорама, кемдер сөт ташу машиналары алу һ.б.ларга тоткан, һәм әлеге җиһазлар һәммәсенә дә үз эшен җайлап җибәрергә булышкан.
2012 елдан авыл халкына ярдәмгә килерлек тагын бер - "Эш башлаучы фермерларга 2012-2014 елларда ярдәм" федераль программасы эшли башлады. "Гаилә фермасы" программасыннан аермалы буларак, биредә яңарак кына авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә башлаучы эшмәкәрләр катнаша ала. Эш башлаучы фермерлар җитештерү базасын формалаштыруга Грантлар ала алалар. Субсидияләр крестьян-фермерлык хуҗалыгы булдыруга (1,5 млн. сум) һәм көнкүреш җиһазларына да (тагын 250 мең сум) биреләчәк. Көнкүреш җиһазлары алуга дигәндә, бу акчалар торак төзелешенә дә, җиһаз сатып алуга да, йортны газга яки электрга тоташтыруга да - кыскасы, фермерның тормышын уңайлыкландыруга тотыла ала икән. Әлбәттә инде, конкурста катнашкан һәр кеше дә Грант ота алмый, аның буенча иң лаеклыларын гына сайлап алачаклар.
Авыл кешесенә ярдәм турында сөйләгәндә, эшсез гражданнарга халыкның мәшгульлек үзәкләре аша бирелә торган 58800әр сум субсидияләр турында да әйтеп узмыйча булмый. 2009 елдан бирле әлеге мөмкинлектән районда 1122 кеше файдаланырга өлгергән инде.
Ялга... авылга!
Сыер савып, дуңгызлар ашатып, көтү куып карарга, ә аннан балыкка яки ауга чыгып китәргә... Соңгы араларда туризмның әнә шундый яңа - авыл төре дә киң тарала башлады. Авыл кешесе өчен гадәти тормыш булса да, шәһәрдә туып-үскәннәр өчен бөтенләй ят, яңа дөнья бу. Шуңа да берничә көн булса да авылда яшәп, андагы тормыш белән танышырга теләүчеләр өчен экотуризм - ялның менә дигән төре. Республикада исә Лаеш, Мөслим, Кама Тамагы, Әлки районнарында бу юнәлештә эшләүчеләр бар икән инде. Мәсәлән, берничә урында тәвә кошлары фермалары ачылган, балык тотарга, ауга чыгарга яратучылар өчен уңайлыклы урыннар булдырылган һ.б.лар. Өстәвенә, туризм, ял урыннары, төрле һөнәрләр һәм халык промыселы белән шөгыльләнү биналары төзү һәм реконструкцияләүгә тотылган чыгымнарның 40%ы дәүләт тарафыннан кире кайтарыла. Мөмкинлекләр тудырылса да, кызганычка каршы, бездә экотуризм белән шөгыльләнергә теләк белдерүчеләр әлегә юк икән.
- Экотуризм өчен бездә дә матур табигатьле урыннар күп үзе, тик бу юнәлештә эшләргә теләүчеләр генә юк. Безнең районда ял итү урыннары буларак берничә санаторий эшли бит, - диләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә.
Шулай да кызыктырырлык яңалык бу. Чирмешән елгасына барып балык тотарга яки Заречныйда ауга чыгарга теләүчеләр бездә дә табылыр иде кебек үзе.
Авылда калсаң - 100 мең
Соңгы елларда дәүләт тарафыннан мондый программалар тудырылып торуы исә юкка түгел. Моның нигезендә акрынлап таралып бара торган авылларны яңадан торгызу нияте ята. Ә моның өчен, беренче чиратта, авылга яшьләрне җәлеп итү кирәк.
- Бүгенге көндә район һәм шәһәрдән көндезге бүлектә 92 кеше Казан дәүләт аграр университетында, 17 кеше ветеринария академиясендә белем ала. Моның өстенә республиканың башка шәһәрләрендә, Ульян, Самара өлкәләрендәге уку йортларында авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча белем алучы яшьләребез дә шактый, - ди идарәнең кадрлар бүлеге инспекторы Минсалих Шәһидуллин.
Укуын укыйлар да, тик менә авылга эшкә кайтырга гына атлыгып тормыйлар икән егет-кызлар. Әнә 2010-2011 елда югары уку йортларын тәмамлап нибары 11 кеше эшкә кайтып урнашкан булган, икесе китеп тә барган икән инде. Үзебездәге аграр училищены тракторчы-машинист һөнәре буенча тәмамлаучыларның да яртысы гына авылга эшкә кайткан. Күрәсең, яшьләр авыл тормышында әлләни зур перспектива күрмиләр.
- Узган елда авылга кайтып эшкә урнашкан вуз чыгарылышларына 20000 сум подъемный түләнгән булса, быелдан ул 100 мең сумга кадәр арттырылды. Ә техникумнардан соң кайтучыларга ул 50 мең күләмендә бирелә. Өстәвенә, яшьләрнең хезмәт хакларына ике ел буена ай саен 5әр мең сум өстәлеп барачак, - дип әлеге программаның яшьләрне авылга җәлеп итәргә булышасына өмет баглый М.Шаһидуллин. Өстәвенә, авылда төпләнүчеләргә торак төзелешенә 1 млн. сумга кадәр субсидия бирү дә бар бит әле. Узган елда әлеге мөмкинлектән районда 10 гаилә файдаланса, программа гамәлгә кергәннән бирле барлыгы 131 өй төзелгән инде. Димәк, 131 яшь гаилә шәһәр тормышына караганда авылныкын өстенрәк күргән.
Әлбәттә, авыл кешесе өчен кызыктырырлык һәм үз эшләрен башлау өчен төрледән-төрле мөмкинлекләр бирә алда саналган программалар. Үз эшеңне булдырып, үсешкә йөз тотып, алга карап эшләү - авылда да бүгенге көн таләбенә әйләнә бара. Тик шунысы да бар - теләсә нинди башлангыч тырышлык һәм уңганлык сорый. Авыл ялкауларны сөйми. Ә яшим диючеләргә эш тә табыла, уңыш та килә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл Дђњлђт программалары

2
X