Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Авылның киләчәге бар

Авылларны квалификацияле табиблар белән тәэмин итү- бүген дәүләт мәсьәләләренең иң мөһиме. Авыл җирендә эшләргә теләгән вуз чыгарылышлары дәүләт ярдәменә ия булачаклар.

Хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм итү өчен дәүләт программалары кабул ителгән. Алар хәзерге ситуацияне тигезләүгә юнәлдерелгән. Мисал өчен, быелдан башлап, авыл җирендә эшләргә теләге булган вуз чыгарылышына 100 мең, техникум тәмамлаучыларга 50 мең өстәмә акча бирәчәкләр. Моның өстенә хезмәт хакына 5 мең акча өстәлеп барачак. Һөнәр сайлау алдында торган мәктәп чыгарылышларына уйлар өчен җирлек бар. Эш эзләгән булачак чыгарылышларга исә әлеге яңалык тормышта шәп старт булачак.
Дөресен генә әйткәндә, авыл тормышы болай да шактый өстенлекләргә ия. Сәламәт яшәү рәвеше алып барган кеше сүзнең ни хакында икәнен тиз аңлар. Авылны бер яратып алгач, аннан баш тартып булмый, диләр Илюткино авылында яшәүче Акмуллиннар. Валентина Николаевна һәм аның тормыш иптәше Анатолий Тимофеевич - белемнәре буенча ветеринар табиблар. Институтны 70нче елларда ук тәмамлаганнар. Ул вакытта шәһәрдә калу мөмкинлеге булса да, Акмуллиннар башка юлны сайлаганнар. Илюткино ветеринария участогында эшләүләренә дә 25 ел вакыт узып киткән.
- Без 12 авылга хезмәт күрсәтә идек, - дип искә ала Валентина Акмуллина. - Ул вакытта хуҗалыклар зур иде. Сыер, йорт куяны, тавыклар һәм сарыкларның баш саны меңәрләп исәпләнә иде. Эш күләме күп булуга карамастан, барысына өлгерә идек. Терлекләр арасында йогышлы авырулар килеп чыкмасын өчен, даими рәвештә профилактик чаралар үткәрә идек. Дөрес, җиңелләрдән булмады, әмма бездән башка аны кем эшләсен? Өстәвенә, һөнәребезне бик яраттык, белгеч өчен үзен яраткан һөнәренә багышлый алудан да яхшырак нәрсә бармы икән?
Акмуллиннар пенсиядә булсалар да, аларга әле дә киңәш сорап киләләр. Зур тәҗрибәле һөнәрмәннең белемнәрен китаплар да, Интернет та алмаштыра алмый. Алар әле дә элеккегечә үк сыерлар, үгезләр, тавыклар тоталар. Җәен бу компаниягә казлар да кушыла әле. Үз сөтең, итең, йомыркаң булу һәр гаилә өчен яхшы ярдәм. Өстәвенә, свежий һәм йөз процентлы экологик чиста продукт кулланасың.
Йорт яны участогында безнең яклар өчен гадәти булган культуралар белән беррәттән көньяк җимешләре дә тулы канлы хуҗага әйләнгәннәр. 20 еллап инде Акмуллиннарның карбыз һәм кавын сатып алганнары юк, алар аны үз бакчаларында үстерәләр. Бахча культуралары эталон үлчәмнәргә җитә. Аларны үстерү серен Валентина Николаевна болай аңлата: "Һава торышы нинди булуга карамастан, туфракка апрель азагы-май башында чыгарып утыртырга кирәк. Берничә көн алдан карбыз орлыгын бүрттереп шыттырырга (моның өчен аңа нибары 4-5 тәүлек кирәк булачак). Яшь үсенте ачык һавада үзен яхшы хис итсен өчен, аны пленка белән каплап, кечерәк теплица ясарга кирәк".
Валентина Акмуллина үз серләре белән бик теләп уртаклаша. Синең тәҗрибәң кемгәдер ярап куйса, күңелле була ул, ди ул. Аның хәзинәсендә тозлау, маринадлар, кайнатма, компотлар ясау өчен төрледән-төрле рецептлар байтак. Балаларын, оныкларын сыйлау өчен ул аларны күпләп ясый. Алар өчен оеклар, бияләйләр бәйли. "Пенсиядә тагын ни эшләргә?", - дип шаярта ул. Ә чынлыкта исә, тормышы бәйләп утырудан гына да тормый аның. Тормыш иптәше белән бергәләп күршеләре, туганнары һәм курсташлары белән даими аралашып яшиләр. Даталары күптән билгеләп куелган чыгарылышлар кичәсенә йөрергә дә тырышалар.
- Бөтен курсташларны да бер көнгә җыеп бетерү кыен, әлбәттә. Миңа заманында Фатих Сибагатуллин белән бер төркемдә укырга туры килде. Билгеле, ул да мондый чараларга һәрвакыт кайта алмый, әмма үз дусларына сәлам җибәрмичә калганы юк, - ди Валентина Акмуллина. - Бу көнне без яңалыклар алмашабыз, студент елларын искә төшерәбез. Ул еллар - тормышыбыздагы иң матур чорларның берсе.
Студент елларында өйләнешәләр дә алар. Башта Анатолийның туган авылы Аксумлада туй үткәрәләр, ә аннан бәйрәм килен ягында - Чирмешән районында дәвам итә. "Ә никахны теркәү Казанда була, әлеге шатлыклы вакыйганы дусларыбыз белән билгеләп үттек", - дип искә ала гаилә башлыгы. Шундый зур чара үткәрү өчен булачак гаиләгә шактый гына эшләргә туры килә.
Аларның гаилә коруына 40 елдан күбрәк вакыт узган, былтыр Акмуллиннар якут туйларын билгеләп үткәннәр. Тормышларының ике мөһим өлеше - гаилә һәм эш - бер-берсен гармонияле тулыландырып торган. Артка әйләнеп карагач та, дөрес юл сайлаганбыз икән, дип ышанып әйтә алалар алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл Акмуллиннар