Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Азык әзерләү турында басуга чыгып сөйләшенде

    -Күпьеллыклар өлгерде, нәкъ печәнгә алыр вакыт. Срокны кулдан ычкындырмыйча, сыйфатлы итеп әзерлисе генә кала,-диде район башлыгы Наил Шарапов "Нурлат сөте" хуҗалыгында азык әзерләүгә багышланган семинарны ачып. Иске Чаллы бүлекчәсенең люцерна басуында тигез теземнәрдә печән кибә, эссе басылгач, аны азык дворына озатачаклар. Тәртибе шулай: иртәнге чык кипкәнче чаптыралар-эсседә файдалы каротин тамырларга...

    -Азык сыйфатлы булганда гына продукция мул, үрчем сәламәт була,-ди хужалыкның баш зоотехнигы Рамил Сиражетдинов ниятләре белән уртаклашып. Быел да алар бер шартлы терлеккә ким дигәндә 50 азык берәмлеге исәбеннән запас тупларга җыеналар икән.Шунсыз мөмкин дә түгел, бу бүлекчәдә генә дә 15000 баш мөгезле эре терлек асрала бит. Әнә, узган ел 52 берәмлек булган, аның каравы, күчмә фондлары да бар: ике баз силослары әле башламаган. Печәнне исә 5мең центнер итеп әзерләргә исәпләре.
    Район башлыгы азык әзерләү эшенә бердәм керешергә чакыра."Сөләйманов", "Юҗная", "АгроРазвитие" хуҗалыкларында барлык мәйданнарның 61-11 проценты чаптырылган инде. Андыйларга Наил Шакирович җыеп алуны да сузмаска киңәш итә.
    -Чаптырылган үлән теземдә бер тәүлектән дә артык ятарга тиеш түгел,-ди ул.-Бер тапкыр яңгырга эләксә, люцернада яфрак та калмый.
    Ә менә "Билярск " һәм "Космос" әле бу эшкә керешмәгәннәр дә, "Билярск" вәкиле семинарга килүне дә кирәксенмәгән булып чыкты.
    -Күпьеллыклар мәйданнарын 15-20 көн эчендә бушатырга кирәк,-диде район башлыгы ,-шул чакта без үләннәрдән ике, өч кат уңышка исәп тота алабыз.Сенаҗ салуны да параллель алып барырга. Ныклап тыгызлау, полиэтилен ябу һәм каплау срокларын саклау турында онытмагыз.
    -Үлән мәйданнарының уңышы аның яшеннән дә тора,-дип дәвам итте сүзне районның баш агрономы Нургали Мусин.-Ә бездә 9 мең гектарлап күпьеллыкларның .... проценты картайган, ягъни 4 елдан артык кулланыла.
    Мәйданнарны яңартырга да, ишәйтергә дә киңәш ителде семинарда. Бер шартлы терлеккә 0,9 гектар күпьеллык үлән мәйданы туры килергә , димәк, бездә ул 12 мең гектар тәшкил итәргә тиеш. Бездә исә ул әле 9 гектарга гына җыела. Ә моның өчен үзебездә үк орлыклыклар булдырырга кирәк.
    -Үлән орлыгының тоннасы 160-200 мең сум тора.Үзегезне дә тәэмин итәргә була, сатып акча да эшләргә мөмкин,-диде Наил Шакирович мөмкинлеккә күрсәтеп.
    Семинарда ветеринар слуҗбаның табиб-токсикологы Раиса Тимофеева азыкның дымлылыгын билгеләү буенча WILE-253 җайланмасын тәкъдир итте. Район башлыгы аны хужалыкларда булдыру мөмкинлеген табарга, һич булмаса, лаборатория хезмәтеннән файдаланырга киңәш итте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: