Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Бикколда мәдәният йорты ачылуны көтәләр

Биккол авылында "сакаллы" төзелеш саналган мәдәният йортында эшләр азагына якынлашып килә.

Бу көннәрдә Казанның подрядчы "Альтаир-строй" оешмасы төзүчеләре бинаның эчке ягында эшләрне төгәлләп, тирә-ягын төзекләндерү эшләренә тотынмакчылар. Мәдәният йорты территориясе коймаланачак, керү юлына асфальт салыначак, берүк вакытта котельняны газга тоташтыру эшләре бара. 200 урынга исәпләнгән мәдәният йорты авылның барлык социаль объектларын да үз эченә алачак икән.
- Мәдәният йортында клуб, спортзал, авыл җирлеге башкарма комитеты, башлангыч мәктәп, китапханә, медпункт, полиция участогы урнашачак. Алга таба шунда ук авыл кибетләрен урнаштырырга дигән планнар да юк түгел. Барлык объектларның бер урында урнашуы авыл халкына бик уңайлы булачак, - ди Биккол авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина.
Ә авыл халкы түземсезлек белән мәдәният йорты ачылуны көтә. Ни дисәң дә, аның төзелүе 20 елдан артыкка сузылды бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат