Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Биляр Озеро эшмәкәре кыенлыклардан курыкмый

Андрей Соренков үз эшен 2011 елда өч баш мөгезле эре терлектән башлады. Моңарчы "ТатРИТЭКнефть"тә эшләгән ир-егетнең бик тә үз авылы Биляр Озерода терлек тотып, үз көчен, үз сәләтен сыныйсы килде.

Чулпан участок хастаханәсендә эшләүче хатыны Ольга да каршы төшмәде, әтисе Геннадий Иванович та улының җиргә ныграк берегергә ниятләвен хуплады гына. Киңәшеп, шәхси хуҗалыкны үстерүгә ике тапкыр ташламалы кредит алдылар, малларның баш санын да арттыра тордылар: бераздан 7гә, соңгы вакытта 32гә җиткерделәр. Терлекләрне асрау өчен бинасын да булдырдылар, азык белән тәэмин итүнең мәшәкатен дә үз җилкәләрендә татыдылар.Зур кредитларны вакытында түләп бару өчен керемең булу да кирәк бит әле.
- Бар да җиңел генә бармады, - ди хәзер Андрей Геннадьевич башлангыч чор кыенлыкларын искә төшереп. - Юк, булдыра алмыйм, дип кул салындырган көннәремдә әти күңелне күтәреп җибәрә иде, аңа рәхмәт.
Хәзер инде Андрейны аякка басып килә торган фермер дип атарга була. Малларның баш санын арттырып, үзе һәм хатыныннан тыш ике терлек караучы өчен эш урыны да булдырды. Аларга хезмәт хакын да вакытында түләп бара. Эшне гаилә фермасы статусында дәвам итәргә ниятләп, абзарларында реконструкция башлады, ул чорда малларын арендага таратты. Терлек азыгы үстерү максатыннан 20 гектар җирне 10 елга арендага алды, хәзер хуҗалыгын киңәйтү өчен янәшәсендәге буш участокны үзенә теркәтеп йөри. Узган ел гаилә сөт ташу машинасы сатып алды, хәзер алар Биляр Озеродан һәм тирә-күрше берничә торак пункттан сөт җыеп тапшыралар. Гыйнвар ахырыннан сөтнең сатып алу бәясен 18 сумга җиткерделәр. Берочтан Андрей Соренков химаячелек белән дә шөгыльләнә: үзе укып чыккан Биляр Озеро мәктәбенә 14 пар тимераяк, футбол һәм волейбол туплары бүләк итте. Авыл җирлеге Советы депутаты буларак та актив, әле менә авылда бәйрәм чараларын үткәрүдә ярдәм тәкъдим иткән.
Тынгысыз кешенең планнары гел өстәлә тора бит аның. Андрей хәзер малларның баш санын 60ка җиткерү теләге белән яна. Тагы бер хыялы бар: авылдагы иске тегермән бинасын алып, анда үреп ясалган җиһаз җитештерү цехы ачасы килә. Авылда эшнең җаен белгән оста Сергей Семенов бар икән. Әгәр килеп чыкса, халык өчен янә дә өстәмә эш урыннары дигән сүз бит ул.
Хәер, бусы әле-хыял гына, бар көчен Андрей Соренков әлегә төп хезмәтен җәелдерүгә бирә.
- Авылда эшләп тә, яшәп тә була, тик авырлыклар алдында югалып кына калмаска, - ди ул үз эшен башларга теләүчеләргә киңәш йөзеннән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X