Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Бәрәңге казый башладылар

Районда Югары Нурлатлылар иң беренчеләрдән булып бәрәңге алу эшенә керештеләр.

- Вакыты җитте, - дип каршы алдылар безне Мусиннар гаиләсе. - Апрель азагында утырткан идек, елдагыча август урталарында уңышын җыябыз. Коры ел булса да, уңышы шәп. "Престиж" агропрепараты белән эшкәрттек һәм файдасын күрдек. 30 сутыйлы участокның яртысында үстерелгән суган һәм иртә өлгерә торган бәрәңгедән 20 мең сумлык керем дә алдык. Кышкылыкка дип, 8 сутыйдан 50 чиләк бәрәңгене базга салдык.
Бәрәңге өлгерүнең төп билгесе - сабакларның кибүе. Әгәр бәрәңге өлгереп тә, сабаклар яшел кала икән, аны берәр атна алдан чалгы белән чабарга кирәк.

Бу хакта тулырак газетадан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат