Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Бәрәңгене кайчан утыртырга?

Югары Нурлат микрорайоны районда суган һәм бәрәңге үрчетү, кош-корт үстерү белән дан тота. Язын кар сулары эреп бетәргә өлгерми, бу бистәдә яшәүчеләр бакча мәшәкатьләре белән "яна" башлыйлар. Шуңа да бу уңайдан аларның үз тәҗрибәләре һәм киңәшләре дә бар.

Бәрәңгене үстерү өчен аның технологиясен белергә кирәк. Туфрак өлгергәч кенә утыртып, 120 көннән дә иртә казымаска икән. Моннан тыш, "икенче икмәк"не ел саен бер урынга утыртырга ярамый.
- Бер урынга утыртсаң, чүп үләннәре арта. Туфракта бәрәңге авырулары барлыкка килә, -ди һәвәскәр бакчачы Г.Абдуллина. Ә менә чүп үләннәреннән котылам дисәң, юлы бар икән үзе. Беренче ел бәрәңге, аннан соң-бөртеклеләр, өченче елда борчак, дүртенче елда рапс чәчәргә киңәш итә белгечләр. Бу культураларны чиратлаштырып иккән вакытта, чүп үләннәре генә түгел, туфракта тупланган авырулар да бетә, ди. Күпләребез 10-30 сутый җирдә бәрәңге үстерә, андыйларга ничек җирне ял иттерергә соң, дип сорарсыз. Бу очракта чүп үләннәренә каршы көрәшү өчен бакчаның бер өлешенә люцерна белән белән солы кушылмасы чәчәргә киңәш итәләр. Башка күпьеллык һәм берьеллык культуралар да туфракны ял иттерергә булыша икән. Бәрәңге утырткан мәйданга көзен арыш чәчеп калдырсаң да туфрак составы яхшыра. Язын бу урынны культивацияләп алырга кирәк, диләр бакчачылар.
- Язын бакчаны эшкәрткәннән соң, утыртыр алдыннан, бәрәңгене үрдереп алырга кирәк. Бәрәңгенең үрентеләре 0,2-0,5 см булса әйбәт. Шыттырып утыртканда, ул йогышлы авыруларга бирешми, -ди Г.Абдуллина. - Шулай да бәрәңгене туфрак җылынгач кына утыртырга кирәк. Җир 7-8 градус җылынганнан соң, бүлбеләрне 5-8 см тирәнлектә утыртырга. Тирән казып утыртылган очракта, тиз генә тишелеп чыкмаска мөмкин. Ә менә сай утырткан очракта, кырау төшеп өшергә, көчле яңгырларда җир өстенә чыгарга мөмкин, - ди һәвәскәр бакчачы. "Икенче икмәк"не соң утыртырга да киңәш ителми. Май азагында утыртылган бәрәңгенең уңышы кимрәк була икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бђрђћге Югары Нурлат