Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Быелдан Россиядә сөт сату федераль дәрәҗәдә субсидияләнә башлаячак

    Субсидияләүнең төп шартлары, төп нигезләре турында әле аерым күрсәтмәләр бирелмәсә дә, субсидияләрнең бары тик яхшы сыйфатлы сөт җитештерүчеләргә генә биреләчәге "ИРС" ОООсы терлекчеләренә мәгълүм инде. Шуңа да алга карап эш йөртергә, сөтнең күләме генә түгел, сыйфаты турында да күбрәк кайгыртырга туры киләчәк. Хәер, "ИРС" лылар сөтнең сыйфаты ягыннан сынатканнары да...

    "ИРС" ОООсының Урта Камышлы һәм Вишневая Поляна бүлекчәләрендә 890 баш мөгезле эре терлек асрала бүгенге көндә, шуларның 312се - савым сыерлар. Урта Камышлы бүлекчәсендә 130 баш савым сыер исәпләнә. Гадәттә сөтнең сыйфатлылыгын хезмәт шартлары тудырылу, заманча җайланмалар булу белән бәйлиләр. Әмма биредә бар да гап-гади - заманча сөтүткәргечләр дә юк, сөтне дә элеккегечә бидоннар белән ташыйлар. Һәм моның төп сәбәп түгеллеген үз эшләре белән раслый торалар. Ә сөт сыйфатына тагын күп төрле факторларның йогынты ясавын һәм аларның һәркайсына зур игътибар биреп эшләргә кирәклеген яхшы беләләр. Шуларның беренчесе һәм иң мөһиме - кеше факторыдыр, мөгаен. Ә биредә район конкурсларында гына түгел, республика буенча да дәрәҗәгә ирешкән сыер савучылар эшли - Ирина Михеева, Алена Васильева, Любовь Фролованың исемнәре һәрчак яхшылар арасында.
    - Чисталыкка зур игътибар бирәбез. Сөтнең сыйфатына терлекләрнең чисталыгы да, бинадагы тәртип тә, безнең санитар-гигиена таләпләрен төгәл үтәвебез дә йогынты ясый бит. Эшлисең икән- аны яхшы итеп башкар, дигән максат куябыз. Аннары бездә бар эш тә үзвакытында, төгәл расписание буенча башкарыла, - диләр сыер савучылар.
    Савылган сөтне исә сөт заводына озатканчы махсус фильтр аша үткәрәләр. Сөтне фильтрлау җайланмасын моннан берничә ел элек үк алган булганнар инде. 5000 сумнар чамасы торучы мондый фильтрның картриджын һәр 3000 тонна саен алмаштырып тору кирәк икән. Анысы 200 сумнар чамасы тора, ди. Шулай да, "ИРС" ОООсы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Магомед Хадысов әйтүенчә, фильтрның бәясе үзен-үзе аклый икән.
    - Бездә сөт һәрчак диярлек беренче сортлы булып бара. Ә яхшы сортлы сөтнең бәясе дә югарырак. Мәсәлән, беренче сортлы сөтнең бәясе 4 сумга диярлек кыйммәтрәк тора, - ди ул.
    Сыерларның сау-сәламәт булуы да, аларны дөрес ашату да мөһим, дип саный М.Хадысов. Нигездә, сөт составындагы аксым һәм майның масса өлеше шуларга бәйләнгән. Ә федераль субсидияләү булсын өчен аларының да нормада булуы шарт ителә. "ИРС"лылар моңа савым көтүен үзләрендә үстерелгән терлекләр хисабына яңартып та ирешмәкчеләр . Хуҗалыкның зоотехнигы Андрей Яллин әйтүенчә, быел 83 яшь таналары беренчегә бозаулый. Азык белән дә проблемалары юк. "Җәен бер шартлы терлеккә 37 берәмлек азык әзерләнде. Рационны үзенчәлекләрен исәпкә алып, һәр бүлек өчен аерым төзибез. Азыкның сыйфаты турында да кайгыртабыз - ай саен ветеринария лабораториясенә җибәреп тикшертеп торабыз", - ди ул. Фуражны шунда терлекчелек фермалары янәшәсендә үк үзләренең катнаш азык мини-заводында ясаулары исә янә файдага, аны каяндыр читтән ташып азапланасы юк. Әлеге катнаш азык мини-заводын 2005нче елда ук гамәлгә керткән булганнар "ИРС"лылар. Көздән терлекләргә дигән бөртекне шунда ташып калдыралар да, ел әйләнәсе үзләренең заводында катнаш азык ясыйлар. Биредә Наталья Романова белән Валентина Ермолаева хезмәт куя. "Катнаш азыкны һәр бүлек өчен аерым төрле итеп әзерлибез, аның составы төрлечә булуы шарт", - диләр алар. Моннан тыш, махсус солы парлагычлары да бар. Аның өчен утынын җәйдән әзерләп калалар һәм шунда солыны бүрттереп терлекләргә өләшәләр. Ташлаткан сыерларның рационында һичшиксез булырга тиешле азык ул.
    ...Сыйфатка әнә шулай бар эшләрне комплекслы һәм вакытында башкарып ирешәләр "ИРС"лылар. Яңа елдан сатылган сөт күләменнән чыгып бирелә башлаячак субсидияләр исә аларны һәм башка сөт җитештерүчеләрне тагын бер кат сыйфат турында уйланырга мәҗбүр итәрдер. Бүгенге көндә көндәшлек арта барган шартларда анысы аеруча мөһим бит.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: