Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Өч атна эчендә өр-яңа ФАП төзелә

Районда тагы бер фельдшер-акушерлык пункты быел җәй Түбән Нурлатта ачылачак

Беренче карашка ул башкалардан әлләни аерылып та тормый. Якты төсләр белән ясалган, ачык әфлисун төсендәге фронтоны да әллә каян күренеп тора. Әмма үлчәме белән бераз үзгәрәк. Азнакайдан "Бәйрәм" подряд оешмасы бригадиры Илнур Бәйрәмолв билгеләп үткәнчәк, бу тиз корылучы модульле конструкция "уртача" дип атала - аның мәйданы 83 квадрат метр.
- "Кечеләр" дә бар, аларының мәйданы нибары 63 квадрат метр гына, ә иң зур корылма - 118 квадрат метр, аларында мини-поликлиника яки участок хастаханәсе дә эшли ала, - ди бригадир.
Тәҗрибәле җыючылар өчен мондый конструкцияләр авырлык тудырмый, ни дисәң дә, сигезенче объектларын коралар бит инде. Моңа кадәр Зәй, Чистай, Алексеевск, Ютазы районнарында ФАПлар төзегәннәр. Алар әйтүенчә, җыею сыйфаты буенча дәгъвалар кермәгән икән.
- Модульле ФАПлар чыгарыла башлаганнан бирле, үзгәрешләр дә пәйда булды. Мисал өчен, конструкциянең өске тартмаларын инде эретеп ябыштырылган почмаклар белән эшләп чыгаралар. Андыйлар белән эшләве дә ансатрак, җыярга вакыт да азрак китә. Әмма монда әлегә "иске" технология бара, без анысына да күнгән инде, - ди Илнур Бәйрәмов.
Үзенең мобильлегенә дә карамастан, Түбән Нурлат ФАПында 9 кабинет булачак. Аларда хәзер эчке эшләр бара. Тулаем алганда, конструкцияне җыярга 3 атна вакыт китә. Мисал өчен, стеналарын, түбәсен, бүлмә араларын җыярга, ишкләрен, тәрәзәләрен куярга нибары 4 көн сарыф ителгән. Хәзер универсаль бригада әэлектр сузу, су, җылылык торбалары салу белән шөгыльләнә.
- Әлбәттә, төгәлсезлекләр була инде. Әмма безнең эшне комиссия кабул итәчәк, әгәр дә җитешөсезлекләр ачыкланса, без аларны кичекмәстән төзәтәбез, - диде Илнур Бәйрәмов.
Объект төзелеп бетмәгән әле, ә янәшәдә инде территорияне төзекләндерү эшләре кайный. "Төзекләндерү биш" тракторы килү юлын итгезләгән. Яңа буын ФАПларына таләпләр аерым төрле. Объектлар үзләре генә түгел, аның тирә-ягы да тиешле тәртиптә булырга тиеш. Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү, ремонтлау һәм модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында алып барылучы эшләрнең сыйфаты турында Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов уздыручы атналык республика киңәшмәсендә дә, район башлыгы Наил Шарапов үткәргән сөйләшүләрдә дә фикер алышына. Мәсәлән, узган пәнҗешәмбе көнне үткән видеокиңәшмәдән соң, Наил Шарапов "100 меңлек" медпунктлардагы эшләрнең барышы белән кызыксынды. Нурлат район хастаханәсенең баш табибы Илшат СОлтанов әйтүенчә, аларда эшләр төгәлләнгән икән. Әмма янә тәнкыйть угына документлар әзерләү эше тотылды. Район башлыгы әлеге мәсьәләне карауны райбашкарма комитеты җитәкчесе Рамил Кашаповка йөкләде. Шул ук киңәшмәдә Наил Шарапов торак йортлардан капремонт белән шөгыльләнүче подрядчыларга янә эшләрнең сыйфаты турында исләренә төшерде. Эш шунда, халыктан дәгъвалар шәхсән аның үзенә дә керә икән. Район башлыгы кайбер ситуацияләрне урынга чыгып хәл итәргә ниятли.
- Сез эшләгән җирдә кешелшәр яшәвен онытмагыз. Ремонт аркасында алар шактый уңайсыз шартларда яшәргә мәҗбүр. Шуңа күрә барысын да пөхтә, тиз һәм сыйфатлы итеп эшләгез, - дип ассызыклады Наил Шарапов һәм шунда ук мәктәпләрдәге капремонт мәсьәләсенә кагылды. - Уку елы тау артында түгел. 15 августка кадәр объектларны тапшырырга кирәк.
Киңәшмәдә йортларны ягу сезонына әзерләү, ведомствоара электрон хезмәттәшлек һәм башка мәсьәләләр дә каралды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат ФАП Тњбђн Нурлат

2
X