Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Чулпан казларының мамыгы... Белоруссиягә “очачак”

Нурлат районының Чулпан авылыннан Рөстәм Хаҗиев быел да үз хуҗалыгында 1500 баш каз үстергән.

Бу көннәрдә Хаҗиевларда көн саен диярлек каз өмәсе - 50-60лап каз суялар.
- Казларны әле ноябрь урталарында ук урнаштыра башлаган идек. Бүгенге көнгә 500ләбен эшкәрттек инде. Хәзер аларның итен һәм мамыгын урнаштыруны кайгыртып йөрибез, - ди Рөстәм Хаҗиев үзе. - Казларны урнаштыру быел мәшәкатьлерәк. Әлегә Казан ярминкәләренә алып барып саттык, тиздән Нурлатта булачак ярминкәгә дә килергә дип торабыз. Бәяләр әлләни кыйммәт булмагач, Нурлаттан, башка шәһәрләрдән үзләре килеп алучылар да бар.
Казларны эшкәртергә башка еллардагы сыман үз һәм тирә-як авыллардан хатын-кызларны җәлеп итәләр икән. Ә казның мамыгын башка еллардагы сыман Белоруссиядән үк килеп алачаклар. Анда Чулпан казлары мамыгыннан киемнәр тегәчәкләр икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Чулпан авылы Рөстәм Хаҗиев