Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Чуваш Мәнҗесеннән Илеверовлар керамблоклар ясау цехы ачканнар

Теләге булган кеше кеп-кечкенә авылда да эшләү җаен таба. Чуваш Мәнҗесендә яшәүче Анатолий Илеверов моны үз мисалында раслады.

Авылның нәкъ уртасында урнашкан Анатолийның кирпеч ясау цехы. Кайчандыр райпо кибете булган, соңрак бушап калган әлеге бинаны сатып алып, янәшәсенә янкормасын ясап куйган. Шулай итеп, авыл өчен гадәти булмаган яңа нәрсә - керамблоклар ясау цехы барлыкка килгән.
Хәер, Анатолий Илеверов моннан ун еллар элек эш башлаганда авылларда түгел, шәһәрдә дә керамблоклар ясау белән шөгыльләнүчеләр булмаган әле. Керамблокларны гадәттә Димитровград яки башка якын-тирә шәһәрләрдән ташыганнар нурлатлылар. Шуңа да Анатолийның ни өчен нәкъ менә керамблоклар ясарга алынуын аңлавы кыен түгел. Өстәвенә, шәһәрдә яңа микрорайоннар калкып чыккан, төзелешләр кайнаган чор, димәк, төзү материалларына да ихтыяҗ зур. Шуңа да цех беренче көннәреннән үк уңышлы эшләп китә.
Дөрес, коры урында эш башлап җибәрүе җиңелләрдән булмый анысы. Башта керамблоклар ясау өчен станогын сатып алып кайтып урнаштыра, эшләү өчен кирәкле булган башка җиһазларын кайгырта, аннан үзенең шәхси "КамАЗ"ында керамзит, ком, цемент ише материалларны ташуны җайлап җибәрә. Керамблокларны яхшылап ясарга өйрәнгәнче, җитештерүне җайга салганчы да күп көч һәм тырышлык куярга туры килә әле. Әмма үҗәтлек һәм эшләү теләге зур булганга бар да җайга салына үзе һәм сезон вакытында аена 10ар мең данә керамблок җитештерүче цех аякка баса. Эшне башлап җибәргәндә бар нәрсәгә дә күбрәк үзенә җитешергә туры килсә, хәзер шәхси предприятиедә үзе белән бергә 4 кеше исәпләнә. Бухгалтерлык эшен тормыш иптәше Елена алып бара, моннан тыш шофер һәм керамблоклар ясау буенча эшчесе бар. Ә җәен, төзелешләр сезонында эшләүчеләр саны артыграк та була әле. Димәк, цех ачылу авылда кискен торган эшсезлек проблемасын да хәл итәргә булышкан булып чыга.
Хәзер инде шәхси предприятиенең аякка басу чоры узган. Анатолий Илеверовны үз эшен уңышлы алып баручы шәхси эшмәкәр дип атарга була. Моннан 4 еллап элек авыл кешеләре генә түгел, шәһәрлеләр дә кызыгырлык бер дигән зур өй салып куйганнар. Уллары Дима белән кызлары Анжелика шәһәрнең 4нче мәктәбенә йөреп укыйлар. Тормыш иптәше Елена - һөнәре буенча пешекче-кондитер, барысын да тәмле ашлары белән сыйлый. Гомумән, йорттагы һәм шәхси предприятиедәге барлык мәшәкатьләрне бергә тарталар алар. Авылда Илеверовлар гаиләсе бар яктан үрнәк санала. Ярдәмчеллекләре өчен дә хөрмәт итәләр үзләрен. Әнә, ел саен авылда Кышны озату бәйрәмен зурлап билгеләп үтәләр, ул Анатолий Илверовның иганәчелек ярдәме белән уза. 9нчы май бәйрәмендә ветераннарны хөрмәтләгәндә дә авылның шәхси эшмәкәрләре ярдәмгә килгән. Гомумән, авыл җирлеге башкарма комитетында да Анатолий кебек эшмәкәрләр күбрәк булса яхшы булыр иде, диләр. Авылларның киләчәге, алга таба үсеше нәкъ менә үз эшләрен ачып, яңа эш урыннары булдыручыларга юнәлдерелгән хәзер. Аеруча Чуваш Мәнҗесе кебек кечкенә авылларга кирәк алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "КамАЗ" пешекчекондитер станок