Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Электрны экономияләргә... казан булыша

    "Агро-Развитие" ОООсының барлык бүлекчәләре терлекчелек фермаларында да электр белән җылыту җайланмаларын утын белән ягыла торган казаннарга алмаштыру ут өчен чыгымнарны 20 процентка киметергә мөмкинлек биргән.

    Терлекчелек фермаларын җылыту, кайнар су белән тәэмин итү өчен күпчелек электр энергиясен куллана, мөмкинлек булган урыннарда табигый газдан файдалану да гадәткә кергән. Мәсәлән, районның "Южная" агрофирмасы ОООсы, "Сөләйманов Ә.И." крестьян-фермерлык хуҗалыкларының зур терлекчелек комплексларында бу максатларга табигый газдан файдаланалар да. Әмма ваграк хуҗалыкларда күбесенчә электр энергиясе кулланыла. Электр энергиясе арзан түгел, ә хуҗалыкларда терлекчелек фермалары шактый, һәм хуҗаларга түләү өчен байтак акча чыгарып салырга туры килә. Моннан 5-6 еллар элек "АгроРазвитие"леләрне ничек булса да чыгымнарны киметү турында уйланырга да нәкъ менә электр энергиясенең бәясе артып тору китерә дә.
    - Фермада бер сөтүткәргечне юу өчен 180ләп литр су кирәк, ул исә 65-70 градус җылылыкта булырга тиеш. Тәүлегенә сөтүткәргечләрне өч тапкыр юдырырга кирәк, димәк, моның өчен генә дә 600 литрлап су тотыла дигән сүз, - ди Егоркино бүлекчәсе управляющие Сәлим Йосыпов. - Моннан тыш, кайнар су башка ихтыяҗлар өчен дә кирәк. Шуңа да электр белән эшләүче тэннарны башка җайланмалар белән алмаштыру турында уйландык. Һәм моның өчен фермаларда элеккедән калган, кулланылмыйча яткан су җылыту казаннарын файдаланырга булдык, алар элегрәк ташкүмер белән җылытылган. Әмма казаннарны утын белән дә җылытырга була бит. Ә утын табу бездә зур проблема түгел, урман терәлеп үк тора. Һәм беренче айда ук электр энергиясе өчен чыгымнарның күпкә азаюын күреп, моны бөтен хуҗалык буенча кулланырга карар иттек.
    Әнә шулай, фермаларның бер өлеше өчен кул астында яткан казаннар ремонтлап файдаланылса, тагын берничәсен Аксубай районыннан кадәр барып алганнар. 300 литр су сыйдырышлы шундый 7 казан эшләп тора хәзер хуҗалыкта. Алар тәүлек әйләнәсе кайнар су белән тәэмин итү өчен дә, кайберләре биналарны җылыту өчен дә файдаланыла. Шуларның берсе Салдакай бүлекчәсендәге ике һәм дүрт рәтле фермалар өчен урнаштырылган.
    - Көн саен операторыбыз Вадим Горшков иртәнге 5нче яртыдан килеп утын ягып җибәрә. 5тә сыер савучылар килгәнче су кайнарланып та өлгерә, - ди ферма мөдире Минхатыйп Хуҗаханов. - Моннан тыш, махсус насос көйләп куелган, аның ярдәмендә бина да - сыер савучыларның киенү, ял итү, белгечләр бүлмәләре дә җылытыла. Шулай итеп, бер казан ферманы тулысынча су белән дә тәэмин итә, җылыту белән дә проблема юк. Ә кичке савым алдыннан казан тагы бер кат ягыла. Суы исә иртәнгегә кадәр җылы тора.
    Бозаулату бүлегендә урнаштырылган казан шулай ук ике функцияне үти - кайнар су белән тәэмин итүдән тыш, бозаулар бүлеген дә җылыта. "АгроРазвитие"леләрнең яшь үрчемне саклап калу буенча күрсәткечләренең яхшы булуында нәкъ менә бинаның һәрчак җылы булуы да йогынты ясамый калмыйдыр, әлбәттә. Биредә казан өчен җаваплы итеп терлек караучы Владимир Сандимировны билгеләгәннәр. Аның эш көне дә иртүк казанны ягып җибәрүдән башлана, кайнар су исә көн әйләнәсе кирәк - бозауларны эчерү, солысын бүрттерү һәм башка ихтыяҗлар өчен дә. Бары шуннан соң гына Владимир төп эшенә керешә.
    Әмма электр энергиясен файдалану күпкә җайлырак, утын әзерләү өчен никадәр физик хезмәт куярга, оператор, кочегарларга түләү чыгымнарын да капларга кирәк бит әле, файдасы калмыйдыр, дияр кайберәүләр. Әмма "АгроРазвитие"нең икътисадчылары моның нәтиҗәлелеген саннар белән дә дәлилли.
    - Утын әзерләүгә чыгымнар бик аз китә. Ягулык өчен күбесенчә корыган, кирәкмәгән агачлар файдаланыла бит, - ди хуҗалыкның бухгалтер-экономисты Елена Чернова. - Хезмәт хакы, утын әзерләүгә киткән чыгымнарны кертеп исәпләгәндә дә, мондый казаннар утка 20 процентлап экономия ясарга мөмкинлек бирә.
    Бүгенге көндә "АгроРазви-тие"леләрнең бу тәҗрибәсен өйрәнеп, үзләрендә эшкә кертүче хуҗалыклар да бар. Мәсәлән, зур булмаган "ИРС" хуҗалыгында да бу ысулны энергия саклауда нәтиҗәле юл дип тапканнар һәм уңышлы файдаланалар.
    Әнә шулай, "АгроРазвитие"леләр энергия нәтиҗәлелеген арттыруга авыл хуҗалыгы тармагында энергия саклаулы технологияләргә күчү кирәклеге турында җитди сөйләшүләр башланганчы ук алынганнар. Һәм шуның белән отканнар да. Авыл хуҗалыгы тармагында энергия нәтиҗәлелеген арттыру иң беренче чиратта продукция җитештерүдә энергия чыгымнарын киметүгә кайтып кала да бит. Ә ул турыдан-туры продукциянең үзкыйммәтендә чагылыш таба.

    Реклама
    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: