Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Эш башлау авыр түгел,ди Якты Күл авылында гаилә фермасы ачкан Радик Хәнәфиев

Фермерның үткән елда гына төзелгән чиста, җылы фермасына кереп, кара-каршы тезелешеп баскан 25 сыерына карагач, хуҗаның боларга җиңел генә ирешүенә һич кенә дә ышанасы килми. Кыска гына вакыт эчендә ферма ачу өчен Радикның шактый көч куйганлыгы күренеп тора.

- Ферма төзелешенә апрельдә керешкән идем, - ди ул. - Декабрьгә төзеп бетереп, сыерлар алып кайтып урнаштырдык. Шул арада гаилә фермасын теркәү, арендага җир алу мәшәкатьләре белән йөрдем. Әлләни зур проблемалар белән очраштым дип әйтә алмыйм. Эшкә тотынгач йөгереп йөрергә, җиң сызганып эшләргә туры килә инде.
Озак еллар МВД системасында эшләп, отставкага чыккан Радикның шәһәр җиреннән кайтып, фермер булып китүенә башта күпләр сәерсенеп караган. Якты Күлдә туып-үскән Радикның исә күңеле, нишләптер, авылга, төп нигезгә тарткан. Әти-әниләре авыл җирендә гомер буена терлек асрап гомер кичергәннәр, ләбаса. Бүгенге көндә инде яшьләре олыгаеп барса да, йорт тутырып терлек асрыйлар әле. Шулай да улларының ферма ачу теләген алар да шикләнебрәк кабул иткән.
Бинаны исә иркен итеп төзегән Радик - сыерлар, бозаулар, азык өчен аерым бүлекләр бүленгән, савым аппаратлары, су, бөртек пешерү өчен аерым бүлмә дә каралган. Стеналарының эче-тышы профнастилдан, җылыту өчен заманча материаллар файдаланган, бу көннәрдә торган 30 градустан түбәнрәк суыкларда да җылы, уңайлы биредә. Төзелешне башыннан азагына кадәр аграр техникумда белем алучы улы Рамил белән икәүдән-икәү башкарып чыкканнар. Бары зур эшләренә генә туганнары, якыннарын өмәгә чакырганнар. Ферманы үзең төзү мәшәкатьле булса да, файдалырак, дип саный Радик.
- Ферманы өлгертеп керү өчен якынча 2 миллион ярымлап акча итте. Монда "Эш башлаучы фермер" программасы буенча дәүләттән бирелгән Грантның да ярдәме тиде. Шәхси хуҗалыкларны үстерүгә бирелә торган кредитлар да алырга туры килде, - ди.
Әлегә яңа гына эшли башлаган фермада керем алу, табышлар турында сөйләргә иртәрәк булса да, Радик ферма төзелеше берничә елдан соң үз-үзен аклар, дип уйлый. Соңгы араларда сөтнең бәясе артуы исә өметләрен тагы да арттыра. Чөнки эшен нәкъ менә сөтчелек юнәлеше буенча дәвам иттерергә ниятли бит. Хәзергә исә алга карап эш итәргә туры килә. Әнә, сыерлары бозаулый башлаган, сөтне үзе үк заводка илтеп тапшыра. Язга таба җәйге лагерь төзүне кайгыртырга кирәк булачак - халыктан арендага алынган пай җирләре бар инде, лагерьны шунда төзергә исәбе. Болары уй-ниятләр. Әмма алары да, ярты елдан артыграк вакыт эчендә ферма булдырган кебек үк, тиз арада чынга ашар, дип телик. Моның өчен исә Радик Хәнәфиевта тырышлык та, теләк тә, үҗәтлек тә җитәрлек.
Районда 3 өч гаилә фермасы "Эш башлаучы фермер" программасы буенча дәүләт ярдәме алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат