Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Фермер булу җиңел түгел

Октябрина авылы фермеры Ралиф Идрисов үз хужалыгында үстерелгән яшелчәләрне урнаштыру белән мәшгуль.

Октябрина авылы зур түгел. Олы юл өстендә үк урнашса да, үзәктән ерак булуы үзенекен итә - авыл елдан-ел кечерәя бара. Соңгы елларда авылда төпләнеп калырга теләүче яшьләр дә юк диярлек, мәктәпне бетерү белән авылда перспектива тапмыйча, барысы да район үзәгендә, я булмаса зуррак шәһәрләрдә урнашып калуны хуп күрә. Ә менә Ралиф Идрисовны, нишләптер, зур шәһәрләр дә, андагы уңайлы шартлар да тартмаган, ул туган авылы Октябринада калырга карар кылган. Үзе исә авылда төпләнеп калуын язмыш белән бәйли, теләк һәм тырышлык булганда, кайда да яшәргә һәм эшләргә була, дип саный.
Ралиф Идрисов - шәхси эшмәкәр, дөресрәге, фермер. Моннан 6 еллап элек үзенә һәм туганнарына тиешле пай җирләрен бүлеп алып, районда беренчеләрдән үз җиренә үзе хуҗа булып эшли башлаган кеше ул. Бүгенге көндә Ралифның 26 гектар җире бар, үз җирендә печән, бәрәңге, соңгы берничә елда күпләп кишер, чөгендер, кәбестә үстерү белән шөгыльләнә. Үзенең пилорамасы бар. Әле тагын хуҗалыкта 14ләп баш мөгезле эре терлек (бишесе - сыер), сарыклар, ат асрыйлар. Ике тракторы, ике машинасы, авыл хуҗалыгы машиналары бар. Кыскасы, Идрисовларның хуҗалыгы ел әйләнәсе гөрләп эшләп тора - бар да яхшы булырга тиеш кебек, югыйсә. Тик күптән түгел Ралифның крестьян-фермерлык хуҗалыгында булып, аны борчыган проблемалар белән танышкач, бүгенге көндә фермер булуның һич кенә җиңел булмавына тагын бер кат инанырга туры килде.
Үтмәс товар
Һәрвакыттагыча, Ралифның хуҗалыгында эш кайнаган вакытка туры килдек. Тик эш кенә бераз сәеррәк. Ралиф үзе казыгычлы тракторы белән, ә берничә кеше көрәкләр белән көздән туфрак астына күмеп калдырылган биек чөгендер өемнәрен кардан чистарту белән мәшгуль иделәр. Баксаң, фермер үз җирләрендә үстергән кишер-чөгендерне көздән сата алмагач, шулай җир астына саклауга салырга мәҗбүр булган икән. Ә яшелчәсе аз түгел - барлыгы 100 тонна аш чөгендере, 30 тонналап кишер, 10 тонна бәрәңге үстергән фермер узган елда. Шулкадәр күләмдә яшелчә үстерү җиңел генә түгел, чит кешеләр ярдәменә дә мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Әнә, көзен уңышын җыеп алганда гына да 20-25ләп кешене яллап эшләткән, әлбәттә инде, аларның хезмәте өчен түләгән дә.
- Эшчеләргә хезмәт хакына гына да 200000ләп акча китте. Әле бит яшелчәне үстерү чыгымнары да аз түгел - техникасы да, ягулыгы да кирәк, суын да сибәсе, эшкәртәсе дә бар. Көздән урнаштырып булган булса, бәлки файдасы бераз калган да булыр иде, - ди Ралиф үзе.
Үз бакчаңда үстерелгән берничә чиләк кишер-чөгендерне дә кышын черетмичә саклау бик кыенга туры килә. Ә монда тонналаган яшелчә турында сүз бара. Әнә, Ралифның да саклауга салган кишеренең яртысы череп беткән, хәзер исә чөгендерен урнаштыру белән мәшгуль. Көн саен тагын берничә кеше кар астыннан чыгарылган яшелчәләрне капчыкларга тутыра. "КамАЗ" машинасын яллап Яр Чаллы шәһәренә төрле оешмалар белән килешеп, чөгендерен ташый башлаган. Ә еракка ташу, әлбәттә инде, янә чыгымнар дигән сүз. Өстәвенә, кишер, чөгендерне сатып алу бәясе дә бик арзан.
- Хәзер файдасы булсын дип түгел, халыкка түләгән акчаның яртысын гына булса да кире кайтарасы иде, дип тырышам инде. Никадәр хезмәт әрәм булды бит, белгән булсам, җыеп та тормаган булыр идек, җир астында черүе хәерлерәк, - ди Р.Идрисов.
Әлбәттә, шулкадәр яшелчә утыртыр алдыннан, нишләп баштан ук урнаштыруны кайгыртып куймаган соң, диярләр күпләр. Фермер әле яшелчәләрне чәчү белән үк авыл хуҗалыгы идарәсенә дә, район башкарма комитетына да ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Көзен яшелчәләрне урнаштырырга ярдәм булачак, дип тә өметләндергәннәр әле. Әнә бит, көздән шәһәр балалар бакчаларына, мәктәпләренә дип никадәр яшелчә сатып алалар. Нишләп җирле җитештерүчеләрнекен алмаска, ди. Алдагы көздә нәкъ шулай эшләгән дә булганнар. Бу җәйдә дә шулай дип килешеп куялар, барлык документларын әзерләргә, дип тә әйтәләр.
- Әлеге сөйләшүдән соң мәгариф бүлеге җитәкчесе Г.Юнысовка тагын бер кат кердем. Әле иртә бит, көзен килерсең, дип борып чыгарды. Көзен янә бардым. Тик уңай җавап кына булмады. Синнән күпләп алган яшелчәләр череп бетәчәк, безнең ашханәләргә яшелчәләрне аз - азлап китереп торырга кирәк. Ә син алай таратып өлгертә алмаячаксың, дип кире борды, - ди Р.Идрисов. Әгәр чери икән, мин әллә кайда түгел бит, акчаларны кире кайтарырмын, дип тә әйтеп карый фермер. Әмма - файдасыз. Шулай итеп, яшелчәләрне урнаштыруның башка юлларын эзләргә туры килгән.
Көздән түмәрле базаларга да, төрле оешмаларга да мөрәҗәгать иткән, авыл хуҗалыгы ярминкәләренә дә чыгып караган, тик файдасыз.
- Бөтен базар чит илләрдән кертелгән яшелчә, җиләк-җимеш белән шыплап тулган. Кая гына барсаң да, читтән кертелгән продукциягә өстенлек бирәләр. Фермерларның базларында үзебездә үстерелгән экологик чиста яшелчәләр череп ята, ә базарларда Үзбәкстаннан, Европа илләреннән китерелгән бәрәңге, кишер, чөгендер белән сату итәләр. Республикада крестьян-фермерлык хуҗалыкларын үстерү зур колач белән алып барыла бүгенге көндә. Тик менә җирле эшмәкәрләрнең товарларын урнаштыруга гына нигәдер өстенлек бирелми, - дип аптырый Ралиф Идрисов.
Уртак проблема
- Фермерларга бар яктан да ярдәм итеп торырга тырышабыз. Әмма продукцияне кая урнаштыруны фермерлар үзләре кайгырта бүгенге көндә. Сорау булган авылларда сөт җыюлар оештырыла үзе, халык арасында иткә дә ихтыяҗ зур. Тик менә яшелчәләрне урнаштыру белән проблема бар, бездә әзерләүләр конторасы да моның белән шөгыльләнми, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең белгеч-консультанты Миләүшә Фәтхетдинова.
Әзерләүләр конторасында әйтүләренчә, биредә инде берничә ел халыктан яшелчә җыю белән шөгыльләнмиләр икән. Чөнки яшелчәләрне саклау өчен махсус урыннары юк, яшелчә саклау биналары урынында күптән инде башка оешмалар урнашкан.
Димәк, иртә яздан караңгы көзгә кадәр хезмәт куеп, яшелчәсен үстергән фермер өчен аннан да мөһимрәк нәрсә - аны урнаштыру булып чыга. Шулай итеп, бүгенге көн фермерларына товар җитештерүче генә түгел, менеджер да, икътисадчы да булу һәм эшне икътисадый яктан файдалы итеп оештыра белү дә сорала.
Әлбәттә, бер Ралифны гына түгел, бөтен эшмәкәрләрне борчый бу проблема. Бу хакта күптән түгел булып үткән республика фермерлар ассоциациясенең XII съездында да сүз булды. "Хәзер зур уңыш алдым дип сөенергә юк. Һәм моның ни өчен икәнлеген һәркем яхшы аңлый. Кәбестәнең түмәрле бәясе бөтенләй түбән тәгәрәде - көзен ул 2 сум иде. Бәрәңгене сатарга да авыр булды. Рентабельлекнең түбән булуы да шуннан. Ә рентабельлек түбән булдымы, димәк, хуҗалык алга таба үсә алмый, дигән сүз бу", - диде съездда Алексеевск районының фермерлар ассоциациясе рәисе Илшат Гомәров. "Фермерлык хуҗалыгының эшчәнлеген нәтиҗәле итү өчен фермерлар республикада ниләргә ихтыяҗ булуын белеп торырга тиешләр. Чөнки читкә ташуның файдасы юк. Ә моның өчен теге яки бу товарны үзебездә күпме җитештерүләре, читтән күпме кертүләре турында мәгълүмат булсын иде... Без исә шуннан чыгып планлаштырыр идек", - дип тәкъдим итте ул. Бәлки фермерның әлеге сүзләреннән чыгып, республикада чыннан да бу хакта ныклап уйлый башларлар. Тик әлегә бу хәл чишелмәгән булып кала бирә.
Дөрес, республика фермерлар ассоциациясе авыл хуҗалыгы продукциясен урнаштыру өчен яңа юлларны эзли тора. Интернет аша сату - шуларның берсе. Мәсәлән, күптән түгел ачылган FARMERSTORE электрон игъланнар тактасына һәрбер фермер үз продукциясен сату турында белдерү бирә ала. Белдерүне урнаштыру бушлай, аның өстенлеге продукцияне арадашчыларсыз сатып булуда. Әмма монда да белдерүне куйдың да саттың түгел. Әнә сайтның "яшелчәләр" дигән махсус бүлегендә кишер, чөгендер тәкъдим итүчеләр генә дә никадәр, ә сатып алучылар бик аз, булса да товарны китереп бирүне сорыйлар. Зур шәһәрләргә якын урнашкан районнар өчен моның бәлки файдасы бардыр да, әмма читтән китерә башласаң... Янә шул ук ябык боҗра килеп чыга түгелме? Күрәсең, фермерлык хуҗалыкларын үстерү белән бергә аларның продукциясен урнаштыруны да ныклап кайгыртыр вакыттыр хәзер.
Район җитәкчелеге дә әлеге проблемадан хәбәрдар. Шәһәр үзәгендә яңа төзелеп килүче базарда нәкъ менә авыл җитештерүчеләре өчен махсус урыннар булыр, дип планлаштырыла. Бу исә фермерларга үзләре җитештергән товарны арадашчыларсыз да сату мөмкинлеге бирәчәк.
Киләчәк
алар кулында
...Ә Ралиф Идрисов быел үз җирендә яшелчәләр үстерү турында уйлап та карамый, бу хезмәтне "юкны бушка аудару" дип саный. Гомумән, үз хуҗалыгын алга таба ничек үстерү турында баш ваткан көннәре аның. Хәер, бер Ралиф кына түгел, җәен һәм көзен аның фермер хуҗалыгында эшләүче авылдашлары һәм тирә-күрше авыл халкы да кайгыра. Чөнки Р.Идрисовның крестьян-фермерлык хуҗалыгы үзе өчен генә түгел, шул төбәктә яшәүче тагын никадәр кеше өчен эш урыны, димәк, керем чыганагы да иде. Ә Октябрина кебек эш урыннарын бары тик каяндыр читтән генә табып була торган авыллар өчен аеруча актуаль бу. Һәм бу бер Ралиф очрагына гына да кагылмый, авылларда шәхси крестьян-фермерлык хуҗалыклары барлыкка килү күпмедер кеше өчен эш урыны да булачак дигән сүз бит ул. Димәк, аларны кайгырту янә шунда яшәүче дистәләгән кешенең, димәк, авылларның да язмышын кайгырту булачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фермерлык Октябрина авылы Ралиф Идрисов

2
X