Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Фомада яңа хоккей тартмачыгы ясадылар

Фома авылында быел яңа хоккей тартмачыгы ясадылар.

Гадәттә, авыл уртасындагы күлгә корыштырып куелучы шугалакны бые мәктәп территориясенә күерергә ниятләделәр. Шул максаттан Фома авыл җирлеге Советы "ЛесСтрой" җәмгыятеннән тартмачык өчен тиешле материалларын сатып алды, аны исә мәктәп укучылары һәм укытучылары бер дигән итеп корып та куйдылар. Яңа хоккей тартмачыгын 27 декабрьдә тантаналы төстә ачарга планлаштырып торалар икән. Шул ук көнне укучылар арасында беренче һоккей матчы да билгеләнгән. Соңрак, тирә-күрше авылларны да чакырып Фома авыл җирлеге башлыгы Кубогына бәйге уздырмакчылар. "Шугалакны кичләрен яктырту ягын да кайгыртачакбыз, яңа ел бәйрәмнәрендә шәп ял итү урыны булыр, дибез. Бүгенге көндә нәкъ шул бәйрәмгә әзерләнеп йөрибез: мәдәният йортына чыршы бизәдек, авыл җирлеге Советы бинасы каршына да бизәячәкбез", - дип планнарын уртаклашты Фома авыл җирлеге башлыгы Ирек Шәрәфетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фома авыл ќирлеге "ЛесСтрой" ОООсы