Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Фомадан гаилә фермеры яңа планнар белән яши

    Районда бүгенге көндә 25 гаилә фермасы исәпләнә. Шуларның берсе - Фома авылында Шаһиәхмәтовлар гаиләсенеке.

    Минтаһир Шаһиәхмәтов үз хуҗалыгында терлек-туар асрау белән күптәннән шөгыльләнә инде. Йорт-җирләренең иркен итеп төзелгән булуы да шуннан. Әнә, нык капка аша ишегалдына үтү белән гаҗәеп зур каралты-курага игътибар итәсең. Ә 2009нчы елдан теркәлү үтеп, гаилә фермасы булып рәсми эшли башлаганнан соң бакчасына заманча, 40 баш сыерга исәпләнгән яңа ферма төзергә алынган М.Шаһиәхмәтов. Һәм гаилә фермасы төзүне башка күп фермерлар кебек төзелеш оешмаларына тапшырмыйча, үз көче белән башкарырга булган. Бүгенге көндә өй салу өчен генә дә никадәр акча, никадәр түземлек кирәк бит, ә монда ферма кадәр ферма турында сүз бара. Өстәвенә, стенасын өеп, түбәсен каплап куйганнан соң да никадәр хезмәт куярга кирәк - суы да, җылысы да, тирес түгү җайланмасы да булсын... Ярый әле, Минтаһир Шаһиәхмәтовның үзенең кулыннан килмәгән эше юк, тимер эшен дә булдыра, агачына тотынса - анысын да эшләп куя. Әнә, фермасында да күп эшен үз куллары белән башкарган, хәтта җәен печәнне төргәкләр белән ташу өчен махсус арбасына кадәр үзе ясаган.
    Күз курка, кул эшли, ди халык. Менә Шаһиәхмәтовларның да гаилә фермасын инде әзер дип әйтергә дә була. Бүгенге көндә тирес түгү җайланмасын көйләү белән мәшгульләр. "Бер-ике айдан күченергә була инде. Аннан соң терлекләрнең баш санын арттыру турында да уйларга ярый", - ди фермер.
    Хәзерге вакытта хуҗалыгында 25 баш терлеге бар М.Шаһиәхмәтовның. Шуларның 15е - савым сыерлар. Сыерларны саву өчен җайланмасын да үзе көйләп куйган. Сыерларны саву исә тормыш иптәше Хәнифә карамагында. Гомумән, хуҗалыктагы бөтен хезмәтне тормыш иптәше белән бергәләшеп тарталар алар. Бүгенге көндә көн саен 150ләп литр сөт савыла хуҗалыкта. Ә сөтне саклаучы суыткычларына һәр фермер кызыгырлык. М.Шаһиәхмәтов ясап куйган суыткыч-бүлмәдә сөтне саклау өчен җәен дә махсус температура саклана. Бернинди танк-суыткычлар да кирәкми. Сөтне урнаштыру белән дә проблема юк, чөнки авылда сөт җыю оештырылган, көненә бер тапкыр ишек төбеннән үк килеп алалар. Әмма шулай да яңа ферма үз көченә эшли башлагач сөтне арадашчыларсыз үзләре урнаштыру турында да уйланалар. Моның өчен махсус машина сатып алырга да ниятләре юк түгел. Ни дисәң дә, үз товарыңны үзең сату күпкә отышлырак бит. Өстәвенә, республика фермерларына сату итәр өчен район үзәкләрендә махсус урыннар булдыру турында да сүз бара. Бу фермерлар өчен дә уңайлы, шәһәрлеләргә дә яхшы булыр иде, дип исәпли фермер - яңа савылган авыл сөте белән яңа суелган итне үз бәясенә һәркем сөенеп алачак бит.
    Барысы да шулай көйле генә бара төсле тоелса да, авыл фермерын борчый торган көнүзәк мәсьәләләр шактый әле. Гаилә фермасы бар көченә эшләп китеп, табыш китерсен дисәң, аның үз җире булырга тиеш, дип саный ул. Әнә, быел гына да 25 баш терлекне кыш чыгарыр өчен 150ләп төргәк салам һәм печәнен, 40 тонналап фуражын әзерләгән. Азыкның бәясе кыйммәтләнгәннән-кыйммәтләнә барган вакытта боларның барысын да сатып ала башласаң, бернинди табыш турында да уйлыйсы да юк, ди ул. Шуңа да бүгенге көндә якыннары, туганнарының барлыгы 88 гектар пай җирләрен рәсмиләштерү белән мәшгуль. Бу эшне күптән башлаган булган инде, әмма ферма төзү мәшәкатьләренә тотынгач тукталып калган. Кышка таба янә документлар белән йөреп, эшне азагына кадәр җиткермәкче.
    Тагын бер проблема - юл. Чөнки авыл җирендә язгы-көзге пычракларда өй янына техника белән түгел, җәяүләп тә керә алмый торган чаклар була. Республикада гаилә фермаларына кадәр юл салуга средстволар бүлеп бирү дә каралган үзе. "Фермага кадәр барлыгы 1 километр ярымлап юл салырга кирәк. "Асфальт юл булмаса, күтәртеп бераз таш салынганы да ярар иде. Аннан бу юл безнең өчен генә түгел, бөтен авылга хезмәт итәчәк бит", - ди М.Шаһиәхмәтов. Әлегә пычракларда кереп-чыгу өчен чылбырлы тракторы ярдәмгә килә. Көпчәкле трактор да сатып алганнар, фермада анысына да ихтыяҗ зур. Ә фермасын ачып тулы куәтенә эшләтә башлагач, читтән кешеләр җәлеп итеп, эш урыннары булдыру нияте дә юк түгел. Шулкадәр хуҗалыкны үзебезгә генә алып бару җиңел булмас, ди.
    Ә хәзергә фермер яңа фермасына күченү планнары белән янып яши. Тагын унбишләп сыер алырга иде, дип хыяллана. Дөрес, анысын алыр өчен тагын средстволар кирәк булачак. Моңа кадәр исә дәүләттән гаилә фермасын төзү өчен 1 млн. сум күләмендә субсидия алган булган, тагын шәхси хуҗалыкны үстерү максатларында 1 млн. сумнар тирәсе кредит алган. Әмма ферманы эшләтеп җибәрү өчен болар гына аз. Шуңа да ярдәм сорап район җитәкчелегенә дә барырга туры килә. Район башлыгы Наил Шарапов нинди генә үтенеч белән кергәндә дә кире бормый икән. Газ керткәндә булышкан, идәнгә плитәләр белән дә ярдәм иткән. Ә булышырга әзер торучылар булганда эшләргә мөмкин, дип саный фермер. Гаилә фермасының файдасы юк, бары тик югалтуларга гына эшлибез, диючеләргә, инде үз эшләрен ябу турында уйланучыларга да үз сүзе бар. "Иң мөһиме тырышырга, бар күңелеңне шул эшкә бирергә кирәк. Шулай булганда һәр эш, һичшиксез, файда китерәчәк", - ди ул. Ә тиздән өлгерәчәк яңа ферма эшләрне дә җиңеләйтәчәк, иркенрәк адымнар белән эшләргә дә мөмкинлек бирәчәк. Димәк, яңа кәеф тә өстәләчәк. Ә анысы бүгенге көндә гаилә фермалары булдыруда беренче булып баручыларга бигрәк тә кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: