Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Әхмәт авылы клубында якташлар очрашты

Кичә Әхмәттә үткән үзара салым буенча референдумга килгән авыл халкы тавыш биргәннән соң өйләренә таралышырга ашыкмады. Чөнки тавыш бирү оештырылган клуб бинасында ук авыл халкы өчен "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип аталган зур чара оештырылган иде.

Әлеге чарага клуб мөдире Гөлфәния Вафина Әхмәттә туып-үсеп бүгенге көндә читтә яшәүче авылдашларын чакырган, алар исә иң матур номерларын әзерләп, якташларына бүләк итте. Концертта шулай ук республиканың башка төбәкләреннән музыкаль бүләкләр алып килүчеләр дә булган. Ә чара авылдашларның бик матур очрашу һәм аралашу бәйрәменә әверелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Очрашу Әхмәт авылы