Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Иртәгә Чулпан балачагына кайта

Чулпан авылында иртәгә уздырыла торган "Балачак дөньясы" дип аталган бәйрәмне күздә тотып әйтүебез. Аның инициаторлары- Нурлат татар халык театры режиссеры Илшат Гайсин, Чулпан авылы Мәдәният йорты директоры Кадрия Әндәрҗанова, шәхси эшмәкәр Светлана Кандоурова, муниципаль хезмәткәр Гөлгенә Нәбиуллина шул рәвешле авыл балаларына күңелле бәйрәм оештырырга булдылар.

Бу көнне мәдәният йорты каршында олы курчаклар да йөриячәк, сабын куыклары да очачак, балалар өчен тәм-томнар да булачак, диләр алар. Әлбәттә, төрле уеннар, конкурслар да оештырылачак. Шуларның берсе-асфальтта "Минем туган ягым" дип аталган рәсемнәр конкурсы. Бәйрәм иртәнге 10нан старт алачак һәм балалар күңеле булганчы дәвам итәчәк, диләр аны оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев