Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Иске Чаллыда җыен үтте

Узган чәршәмбедә Иске Чаллы авыл җирлеге халкы проблемаларын район җитәкчелеге белән бергәләшеп хәл итәр өчен җыенга җыелды.

Авыл җирлеге башлыгы Юрий Иванов 2011 елда башкарылган эш турында отчет белән чыгыш ясады. Өч авылны берләштергән авыл җирлегендә 530 хуҗалык исәпләнә, аларда 445 баш мөгезле эре терлек асрала.
Авыл халкы дәүләт тәкъдим итә торган программаларда актив катнаша: 19 гаилә шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә кредитлар, 42 кеше Мәшгульлек үзәге аша субсидияләр алган. Торак төзелеше дә арта - 5 яшь гаилә өйләр төзегән, 4се чиратта тора. Ю.Иванов авыл халкын әлеге программаларда активрак катнашырга чакырды. Дәүләт безнең өчен тудырган мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк, дип билгеләп үтте ул. Соңрак авыл җирлеге башлыгы бүгенге көндә актуаль булган янгын куркынычсызлыгы, авыл юллары торышы, чүплекләр проблемаларына тукталды.
"Нурлат сөте" ОООсы җитәкчесе Рәшит Хәмзин шулай ук авыллар халкы алдында хисап тотты. 2012 елга планнар турында сөйләде, хуҗалык хезмәтчәннәрен билгеләп үтте, шул ук вакытта эшче куллар җитмәвен дә әйтте.
Авыл җыенында Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Рассихин катнашты.
Җирлек халкының су белән тәэмин итү буенча сораулары күп иде. Әлеге мәсьәлә башка авыл җирлекләрендәге сыман ук бик кискен тора биредә. "УК ЖКХ" ОООсы директоры Мидхәт Вәлиев Иске Чаллыны "Чиста су" программасына кертүләрен әйтеп, авыл халкын сөендерергә ашыкты. Димәк, алга таба биредә яңа трасса сузылачак. Авыл халкының районның баш табибы Илшат Солтановка да сораулары булды. Җирле участок хастаханәсенең ябылуы уңаеннан күпләр канәгатьсезлек белдерделәр. Тик закон буенча үзәк хастаханәдән 20 км. радиуста башка хастаханә була алмый, дип аңлатты баш табиб. Авыл эчендәге юлларның торышы мәсьәләсе дә ачык булып кала бирә. Монда җитәкчеләр республика һәм федераль программаларга өмет тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Чаллы Ќыен