Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Иске Иглай казлары Мәскәүгә китә

Бу көннәрдә Иске Иглайда яшәүче Алексеевларда каз өмәләре гөрли. Алар быел 450 баш баш каз үстергәннәр.

- Ял көннәрендә 40 баш каз суеп эшкәрттек, - ди хуҗабикә Альбина Алексеева. - Якын араларда күпләп Мәскәүгә алып китәчәкләр. Ел да шулай казларыбызны Россия башкаласына озатабыз. Гомумән, урнаштыру белән проблема чыкканы юк. Кышка таба Әлмәт шәһәренә илтеп кайтабыз, анда да Иглай казларына сорау зур.
Алексеевлар өчен каз үстерү яңалык түгел. Гаилә каз бизнесы белән 30 еллап шөгыльләнә инде. Баштагы елларда, әлбәттә инде, 30-40 баш белән чикләнгәннәр. Әле узган елда да баш саны 250 генә булган. Быел бу сан бермәбер диярлек арткан. Чөнки районның кече авылларыннан саналган Иске Иглайда күпләп каз үстерү мөмкинлекләр зур: иркен болыннары да, елгалары да бар.
- Бәбкәләрне партияләп алабыз, - дип күпләп каз үстерү серләре белән уртаклашуын дәвам итә хуҗабикә. - Беренче партиядәгеләрен әле июль аенда ук суя башладык, хәзер менә икенчесе өлгерде, өченче партия Яңа ел тирәсенә үсеп җитәчәк. Каз эшкәртүне бөтен гаиләбез белән башкарабыз, шәһәрдән балалар кайта, туганнар ярдәмгә килә. Сөбханалла, казлар симез быел. 4-5, хәтта 6 килога җиткәннәре дә бар. Итенең килосын 350, эч-башын 200 сумнан сатабыз.
Әлбәттә, каз үстерү - мәшәкатьле хезмәт, чыгымнары да җитәрлек, бәбкәләрне көзгә кадәр үстереп җиткерү өчен ашату гына түгел, һәрчак күз-колак булып торырга да туры килә.
- Кечерәк вакытта бәбкәләр авыруга тиз бирешүчән була, безнең якларда төлкеләр дә шактый, алар да зыян сала. Әмма каз үстерү үзен аклый торган хезмәт. Уйлап карагыз: казның 99 проценты диярлек файдаланыла бит: ите дә, эч-башы да, йоны да әрәм булмый. Барысына да сорау бар, - ди Альбина Арсентьевна һәм: - Эш яраткан кешегә бернидән дә куркып торырга кирәкми, күп итеп алыгыз һәм үстерегез генә. Эре терлек асраучыларга да, кош-корт тотучыларга да бүгенге көндә мөмкинлекләр шулкадәр күп, урнаштыра алмам дип тә куркырга кирәкми. Акча эшләүнең төрле юлларын табарга була, - дип башкаларга да каз үстерү белән шөгыльләнергә киңәш итә.
Ә Иске Иглайда күпләп каз үстерү белән тагы бер гаилә - Анисимовлар да шөгыльләнә әле. Аларның хуҗалыгында 200ләп баш каз үскән быел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каз өмәсе