Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Иске Әмзәдән Илсур Хәйдәров гигант йорт куяннары үрчетә

Хәйдәровларның хуҗалыгында бүгенге көндә 60тан артыграк куян бар. Әмма гаилә башлыгы алга таба аларның санын күпкә арттырмакчы.

- Бүгенге көндә куяннар өчен сарай төзеп бетереп киләбез. Аннан оялар бүлергә кирәк булачак, - ди Илсур Хәйдәров.
Хәйдәровлар үз фермаларында нәселле куяннар үрчетмәкче. Бүгенге көндә хуҗалыкта ярымвеликан һәм Фландр токымлы куяннар асрала, хуҗа аларны эзләп Мамадышка кадәр барып җиткән. Бу ике токым да эре булулары белән аерылып тора, авырлыклары хәтта 12 килограммга кадәр җитәргә мөмкин икән.
Хәйдәровлар шәхси ярдәмче хуҗалыкларында мөгезле эре терлек асрау белән дә шөгыльләнә. Куян асрау да Илсур өчен яңа нәрсә түгел, чөнки ул бала чагыннан бу эш белән мавыккан һәм йорт куяннарын күпләп үрчетү турында хыялланган.
Лилия Мөбарәкшина
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Куяннар Яңа Әмзә