Реклама
Мамык авылында кичә "Кызыл калфак" балалар кафесы ачылды. Аның хуҗабикәсе, гомере буена балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, моңа кадәр үз участогында төрле композицияләр ясап Нурлат-Казан юлы буйлап узып йөрүчеләрне дә, авылдашларын да сөендереп торган Валентина Смирнова аның ачылу танатанасына авыл мәктәбендә укучы укучыларны чакырган иде. Балалар кафе ишеге каршындагы ал...
- Балалар кафесы булдыру идеясе күптәннән туган иде инде. Һәм менә бу җәйдә тормыш иптәшем белән әлеге хыялыбызны чынга ашыра алдык. Төзелеш эшләрен тулысынча үзебез башкардык дип әйтеп була. Кафе - авыл балалары өчен дә, олы юлдан узып баручы балалар өчен дә рәхәтләнеп ял итү урыны булыр, дип хыялланам. Чөнки беркайда да юл буенда балалар кафесы очратканым булмады әле, - ди Валентина Смирнова.
Хәер, Валентина Николаевнаның кафе ачуы ниндидер зур керемнәр алу өчен дә түгел. Биредә ул балаларга чын әкият дөньясы булдыру турында хыяллана. Гомумән, кафе хуҗасының уй-ниятләре чиктән ашкан - кафе янында ук балалар өчен уен мәйданчыгы булдырырга ниятли. Ә кышын авыл балалары белән бергәләшеп кар шәһәрчеге ясарга дигән планнары да юк түгел.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз