Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Киекледә санитар чистарту башланды инде

Республикада санитар-экологик икеайлык 15 апрельдән старт алса, Киекле авыл җирлегендә ул март ае азагында, карлар эри башлау белән үк башланган.

- Эш күләме бик зур. Май бәйрәмнәренә кадәр җирлеккә кергән өч авылны да чистартып, тәртипкә китерергә иде. Моннан тыш, буяу, агарту эшләре дә бар. Киекле, Кизләү авылларында җыештыру эшләрен үз көчебез белән алып барабыз. Көннәр җылына башлагач, авыл халкы да үз йорт территорияләрен җыештырырга керешер дип өметләнәбез, - ди Киекле авыл җирлеге башлыгы Фәридә Вафина. Киекле авылының иң проблемалы урыны - Үзәк урам санала, Үрнәк чишмәсе территориясе дә шундыйлардан. "Күпләребез урамнарның, чишмә тирәләренең чисталыгы үзебездән торуын оныта бугай. Чүпне теләсә кайда ташлап калдыралар", - ди авыл җирлеге башлыгы. Айлык кысаларында чистарту эшләрен контрольдә тоту буенча махсус комиссия дә эшләячәк. Үз территорияләрен җыештырмаганнарга штраф яный, дип хәбәр итәләр җирлек советында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Киекле авылы Њрнђк чишмђсе