Реклама
АВЫЛ
Киеклегә төлке килгән
Шушы көннәрдә генә Киекле авылында Константиновлар хуҗалыгына төлке "кунакка" килгән. Гадәттә бу хәйләкәр җанвар туп-туры тавыклар янына юл тотса, бусы тәҗрибәсезрәк булган, күрәсең.
Башта ары-бире бәргәләнгән, ә тавык кетәклегенә эләгәм дигәндә генә йорт хуҗасы күреп, куып җибәргән. Шулай да хәйләкәр төлке акылын белгән хуҗалар аның әйләнеп килү ихтималын күздә тот ып, саграк булырга карар кылганнар.
Нет комментариев