Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Колбай Морасада Мостафиннар гаиләсе мәчет капкасын яңарткан

"Игелекле балалар үстергәнсез икән. Рәхмәт яусын үзләренә!" - бу якты көздә Вил абый белән Рәисә апа Мостафиннарга авылдашлар еш әйтә бу сүзләрне. Алдагы елларда мәчетне ремонтлаган, тәрәзәләрен яңарткан Наил, Рафаэль һәм Нил быел Аллаһ йортына яңа капка куйдырдылар.

Ярымайлы яшел капка әллә кайдан елмаеп тора. Аның баганаларын куюда, эшчеләрне каршы алу-озатуда, матур итеп буяуда Тәлгать абый Садретдинов булышты. Ул авылда - мөәзин, азан әйтә, өмәләр, үлем-китем турындагы белдерүләр белән даими таныштырып бара. Ә имам вазифасын Шәүкәт абый Сафиуллин башкара. Мәчеткә шулай ук Мансур Хөснетдинов һәрдаим ярдәм итеп тора. Ул манара буяды, микрофоннарны яңартты, су кертте, диләр мәчет картлары. Мондый ярдәмчеләр мәчеткә бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Колбай Мораса мәчет капкасы