Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Кычытканлыдан Лотфуллиннар 150 оя умарта асрый

    Кычытканлының һәвәскәр умартачылары Фаикъ һәм Әминә Нотфуллиннар иң беренчеләрдән булып бал суыртуга керештеләр

    Умартачылык һөнәре аларга буыннан-буынга күчкән икән. Заманында Әминәнең әти-әнисе Насыйх абый белән Наҗия апа авылның оста умартачылары булганнар. Тора-бара бабасының һөнәрен Фаикъ та үз иткән. Хәзер алар хуҗалыгындагы умарталар саны 50 башка җиткән инде. Хәер, Нотфуллиннар гаиләсенең кулларыннан килмәгән эшләре дә юк анысы. Аларны үз авылларында укытучылар гаиләсе - инглиз теле һәм физика-технология белгечләре буларак та хөрмәт итәләр, тагын бер һөнәрләре - казчылык, терлекчелек икән. 22 ел бергә гомер итүләре чорында үзләрен төрле яктан сынап карарга өлгергәннәр алар.
    - Хәзер бит шәхси хуҗалыкны үстерү, төзелеш өчен дәүләт ярдәмен биреп тора, - ди гаилә башлыгы яңа программаларга сөенеп. - Дәүләттән шактый ярдәм алдык инде. Терлекчелеккә дә, умартачылыкка да, төзелешкә дә бик вакытлы һәм урынлы булды бу. Йорт та салып чыктык.
    Менә шулай, эшне сөйгән кеше матур итеп яши дә белә икән. Моңа кадәр 50 баш каз үрчетүгә алынып, үз эшләрен булдырганнар Нотфуллиннар, бүген казларны 150 башка җиткергәннәр. Мөгезле эре терлек үрчетүнең дә файдасын тапканнар. 2 баш савым сыер, 5 баш эре терлекләре бар, үз техникалары да һәрчак әзерлектә тора. Азыгын да үзләре хәзерли алар.
    - Итчелек - бик файдалы кәсеп, - ди хуҗабикә. -Мисал өчен, казның түшкәсен генә түгел, эчен-башын да, мамыгын да бик яратып алалар.
    Нотфуллиннар хуҗалыгында эшне бер-берсенә бүлгәләп тору юк. 7нче сыйныфны тәмамлаган төпчек уллары Айбулат - әти-әнисенең төп ярдәмчесе. Каз, терлек-туар тирәсендәге күпчелек эш аның җилкәсендә икән. Олы уллары Илсур да авыл белгечлеген сайлаган. Аграр университет студенты ул, өстәвенә, читтән торып икътисадчы һөнәренә дә укый. Ә менә авыл тормышын сайлауларын Фаикъ белән Әминә бик гади итеп аңлаталар.
    - Авылның һавасын яратабыз, - диләр алар беравыздан. - Теләгән кешегә авыл җирендә дә матур һәм мул итеп яшәргә була. Бары иренмәскә генә.
    Авыл тормышын яратып яшәгән кешеләрнең хезмәт җимеше дә мул була шул аның. Әле гаиләдә тагын бер истәлекле вакыйга көтелә икән: Әминә шул көннәрдә Англиягә юл алачак. Районнан республиканың "Алгарыш" программасы буенча стажировка узучы педагогларның берсе ул.
    - Чит илдә стажировка узарга күптән хыяллана идем, - ди Әминә. - Еллар дәвамында укучыларым белән төрле конкурсларда катнашып килдем. 4нче сыйныф укучым Фирүзә Минапова быел инглиз теле буенча Яр Чаллыда узган конкурстан призлы урын белән кайтты. Чыгарылышларым арасында Зарина Әхмәтвәлиева, Дилбәр Шәяхмәтова һәм башкалар инглиз теле юнәлешен сайладылар. Аларның уңышларына сөенеп яшим.
    Гаиләнең тагын бер матур мавыгуы - чәчәкләр. Йорт ишегалдында гына түгел, өйдәге аллы-гөлле чәчәкләр, гөлләр дә гаилә әгъзаларына энергия биреп торадыр сыман.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: