Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Кычытканлыга якташлары ярдәм күрсәткән

Свердловск өлкәсе Березовский шәһәрендә "Березовский рудник" ОООсы генераль директоры Фәрит Нәбиуллин үзенең һәм әнисенең туган авылы-Кычытканлы авылы белән даими элемтәдә тора. Быел Фәрит Минәхмәт улы авыл өчен бик зур игелек кылырга да алынган: ул авыл мәдәният йорты түбәсен яптыру чыгымнарын үз өстенә алган.

1млн. сумнан артык бәяләнгән бу эшне "ПрестижСтрой" җәмгыяте башкарачак, хәзер материал ташый башлаганнар инде.
Фәрит Нәбиуллиннар гаиләсе аңа 3 яшь булганда авылдан чыгып киткән, тырыш һәм булдыклы егет төрле хезмәт баскычларын үтеп, 2008 елдан "Березовский рудник" җәмгыятен җитәкли башлаган. Шәһәр округы Думасы депутаты, татар автономиясе, Бөтендөнья татар Конгрессының Свердловск өлкәсендәге "Урал татарлары" бүлеге вәкиле буларак зур иҗтимагый
эш алып бара, татарстан белән даими элемтәдә тора, өлкәдә татар мәдәниятен үстерүдә, ислам динен ныгытуда үзеннән саллы ярдәм күрсәтә. Милли җанлы якташыбыз үзе дә, аның уллары да музыкаль сәләткә ия. Кычытканлы авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Нургалиев әйтүенчә, мәдәният йорты түбәсен яңарту вакыйгасы уңаеннан авылдашларына татар сәнгать осталары катнашында бушлай концерт оештырырга да ниятләп тора икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Якташлар ярдәм Кычытканлы