Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Кышлату чоры башланды

Бүгеннән терлекчелектә кышлатуга тулы старт бирелде дип санагыз, диде Нурлат муниципаль районы башлыгы Наил Шарапов узган җомга көн үткән семинар-киңәшмәдә.

Хуҗалык җитәкчеләрен һәм баш белгечләрен семинар-киңәшмәгә "Нурлат сөте" ОООсының Югары Нурлат фермасына җыюлары һич тә очраклы түгел иде. Терлек санының иң ишлесе нәкъ менә шушы хуҗалыкта булуын һәм ул терлекне узган катлаулы кышлату чорында да саклап кала алуларын район башлыгы аерым билгеләп үтте, һәм моның өчен инвесторларга, җитәкчеләргә рәхмәттән кала сүз юк, диде.
Бүгенге көндә хуҗалыкта 5700дән күбрәк баш мөгезле эре терлек бар, шуның 2300дән артыгы - савым сыерлар. Ел башыннан барлыгы 2048 бозау алынган инде, һәм әле тагын 570ләп үрчем көтелә. Бу фермада гына да савым көтүенә барлыгы 212 тана өстәлгән инде, әле тагын 90 тана бозауларга тиеш. Малларның рационы никадәр генә мулдан булмасын (бүгенгә көндә 17 килограмм азык берәмлеге кадәр ул), продукциянең төп өлешен нәкъ менә көтүне яңарту буенча нәтиҗәле эшләү исәбенә алабыз, ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Фәнил Минһаҗев.
Азык дигәннән, район башлыгы малларны көтүдә йөртеп кайтарганнан соң өстәмә азык бирү кирәклегенә дә басым ясады. Шул ук вакытта, быел азык бик иркен дип, аны бәрәкәтсез тотарга да ярамый, чөнки алга таба елларның ничек киләчәге дә билгесез, азык әзерләү үзе дә арзан эш түгел. Соңгысын бу хуҗалыкта аеруча нык татыдылар. Дөрес, анысына иң элек хуҗалыкта әлеге дә баягы малларның ишле булуы сәбәп иде. Хуҗалык җитәкчелеге бүген дә маллар санын ишәйтү мәшәкатьләре белән мәшгуль әле.
Ә ул малларның сигез фермада асралуы районның терлекчелек гомер-гомергә нык үсештә булган сигез авылында эш урыннары саклануы җәһәтеннән дә мөһим. Әлеге фермаларның шактыенда сыерларны савуның сөтүткәргечле технологиягә корылуы, ә малларга азыкның таманлагыч-тараткыч аркылы бирелүе терлекчеләр хезмәтен дә күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтә. Тик, фермаларны механикалаштыру юнәлешендә соңгы елларда башкарылган эш никадәр генә күләмле булмасын, эшнең ахыр нәтиҗәсендә терлекчеләрнең роле хәлиткеч дәрәҗәдә югары кала әле. Терлекчеләр, беренче чиратта сыер савучылар, бозау караучылар хезмәтенә түләү мәсьәләсендә аеруча игътибарлы булырга кирәклегенә район башлыгы да ныклы басым ясады. Ул яктан хуҗалыкның һәр фермасында үз эшенең чын осталары, нинди генә катлаулы шартларда да хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаручы фидакарь терлекчеләр аз түгел. Рәсемдәге Рамилә Хәйруллина белән Роза Гатина - Югары Нурлат фермасында нәкъ шундыйлардан. Бер кат бозаулаган таналар группаларында берсе Динә Ахунҗанова, икенчесе Халидә Исхакова белән алмашлап эшлиләр алар һәм әйбәт нәтиҗәләргә ирешәләр.
Шулай итеп, районның терлекчелек тармагында малларны тулы мәгънәсендә кышкы шартларда асрауга старт бирелде. Хәлиткеч бу чорда эшнең кайда ничек оештырылуын чиратлап башка хуҗалыкларда да караячаклар. Семинар-киңәшмәнең чираттагы адресы - "Дуслык" хуҗалыгы, диелде.
Район башлыгы кырчылык тармагындагы мөһим эшләргә дә аерым тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев