Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Мамыктагы җыен икеяклы аралашу формасында узды

Агымдагы ел Мамык авылы җирлеге өчен матур хәбәрләрдән башланган. Быел биредә район башлыгы Равил Кузюров инициативасы буенча полициянең участок уполномоченныйлары өчен йорт төзелә башлаган.

Бүген күпмилләтле (җирлектә 10 милләт халкы яши!) Мамык авыл җирлегендә узган гражданнар җыенында еллык эшкә нәтиҗә ясалды. Инвестор Шамил Яһудин, авыл җирлеге башлыгы Алия Ахуньянова һәм участок уполномоченные Илназ Шәрәфетдинов хисап белән чыгышлар ясадылар. Аннан аралашу диалог формасына күчте. Авыл урамнарына юл, төп трассадагы Яшьләр урамын яктырту, сарыклар көтүе булдыру, илосос машинасы булдыру кебек сораулар яңгырады. Районның барлык службалары вәкилләре катнашкан чарада һәр сорауга конкрет җавап та алынды. Җыенда катнашкан район башлыгы Равил Кузюров җирлекнең эшеннән канәгать булуын хәбәр итеп, халыкның уяу булуын сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат