Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Мәчет

Август башында Колбай Мораса мәчетендә 100 кешелек ифтар ашы узды.

Сентябрь азагында бер гасырга якын тарихы булган иман йортыбыз дөньяга яңа "күз" белән карый башлады. "Мостаф" төзелеш фирмасы егерме тәрәзәне алмаштырды. Нарат рамлы ике пакетлы өч кат пыялалы тәрәзәләр хәзер яктылыкны да күбрәк үткәрәрә, җылыны да яхшы саклый. Бу игелекле гамәлне Наил Вил улы Мостафин башкарды. Казаннан үз оешмасыннан белгечләр җибәрде, бөтен кирәкле материаллар белән тәэмин итте. Мәчеттә 23нче сентябрьдән 27нче сентябрьгә кадәр биш белгеч эшләде. Сылаучы, металл, агач эше осталарының барысы да мөселманнр, үз эшләрендә зур тәҗрибә туплаганнар."Без хезмәттән курыкмыйбыз - оешмабыз йортлар төзи. Бөтен төр һөнәрләрне үзләштердек, кирәкле материалларны, тәрәзәләрне үзебез җитештерәбез"-диләр алар. Наил Вил улының изге гамәлләре дәвамлы булсын, туган авылын зурлаганны ил хөрмәт итсен иде үзен.


Люзия Вәлиуллина
Колбай Морасадагы Габдулла Кариев музее директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат