Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Мәчетле Әхмәт авылы халкы дуңгыз куарга мәҗбүр

Әхмәт авылы халкы ике ел инде хуҗалык дуңгызлары һөҗүменнән интегә

- Балакаем, чыдарлыгыбыз калмагач шалтыраттык, - ди Мәрьям апа Гыймадиева. - Атна-ун көн инде авыл ир-атлары күсәк күтәреп дуңгыз куалар. Дуңгыз асраучы "Космос" хуҗалыгы җитәкчесе Ролан Саввич Чахмахчевның үзенә дә чыктык, башка авыл эченә кермәсләр, дип вәгъдә бирде. Юк инде, хәл үзгәрми. Иртәнге намазга дип торсам, тавыклар абзарында ике чебешне ашаган. Авыл халкының бакчаларын актаралар. Авыл буйлап дуңгыз куып йөрергә калдык. Без авыл халкы хуҗалыкның дуңгыз асравына каршы түгел, әмма аларның үз урыны булырга тиеш бит.
Авыл халкының ачуында милли тойгының кимсетелүе һәм матди як бергә кушылган. Мәчет тирәсендә дуңгыз ятсын инде! Ролан Чахмахчев та безнең белән сөйләшкәндә фактны кире кага алмады.
- Коймаларны ватып, сикереп чыгалар, - диде җитәкче. - Хәзер тимер коймалар белән тотабыз, башка чыкмаслар.
Белгәнебезчә, җәмгыять җитәкчесе Мәрьям апага да вәгъдә биргән булган. Район газетасы да бу темага узган ел бер кагылган иде инде. Махсус урыннары булса, авыл халкы дуңгыз тотуга каршы түгел. Африка чумасы заманында дуңгызларның халык арасында йөрүе эпизиотик яктан да куркыныч бит әле.
- Дуңгызлар ябык урында торырга тиеш дигән конкрет закон юк. Әмма аларның авыл эчендә йөрүе дә матур күренеш дип санап булмый. "Космос" дуңгызларына прививка ясалган булса да, гигиена ягын онытасы түгел. Алар бит урамнарны пычрату белән беррәттән, хуҗалыкларга да зыян салалар, - ди ситуациягә аңлатма биреп районның баш ветеринар табиб Василий Лысов.
Әлеге проблемадан авыл җирлеге Советы, участок уполномоченные да хәбәрдәр булып чыкты. Янәсе, алар хуҗалык җитәкчесенә мөрәҗәгать итеп караган, әмма файдасыз булган. Без әлегә җитәкче вәгъдәсенә ышанырга булдык. Халык белән әйбәт мөнәсәбәтен саклау җитәкчегә дә кирәк ләбаса!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Африка чумасы Ђхмђт авылы

2
X