Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Нурлат аграрийларын сөтнең күләме борчый

Бүген "Нурлат сөте" җәмгыятенең Сәләнгеш бүлекчәсендә үткән авыл хуҗалыгы семинары бер вакытта ике - терлекчелектә кышлату сезоны башлану һәм техниканы кышкы саклауга куюга багышланды.

Анда район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равил Кузюров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Семинар терлекчелек фермаларын караудан башланды. "Нурлат сөте" район хуҗалыклары арасында терлекләрнең баш саны буенча беренче урында, биредә савым сыерлар гына да 2000нән артыграк. Әмма бүгенге көндә хуҗалыкның терлекчелек буенча күрсәткечләре мактанырлык түгел, чөнки бер сыерга туры килә торган көнлек савым нибары 7,2 литр ярым гына тәшкил итә. Район буенча исә уртача көнлек савым 9,4 кг. Район җитәкчелеге алга таба урыннарда эшне оештыруга җитди игътибар бирергә, тиешле таләпләрне үтәргә, сөтнең күләмен арттыру өстендә эшләргә дигән күрсәтмәләр бирде. Семинарның икенче өлеше машина-трактор паркында үтте. Бу сезонда бүлекчәдә 270 берәмлек техника һәм авыл хуҗалыгы машинасын саклауга куярга кирәк булачак. Биредә техниканы кышкы саклауга куюга җитди якын килгәннәр. Соңгы атна эчендә шактый эш башкарылган, әмма эшлисе эшләр бар әле. 10-14 октябрьдә инде районда техниканы кышкы саклауга куюның торышы тикшереләчәк, ә 19ында республика комиссиясенең тикшерүе көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат