Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Нурлат белгечләре грантка дәгъва кыла

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә әйтүләренчә, сентябрь ае нәтиҗәләре буенча Нурлатта 4 бүлекчәнең терлекчелек буенча белгечләре 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр премиягә ия булырга мөмкин.

Бу Татарстанда шул көннәрдә генә сөт җитештерүне арттырган һәр предприятиенең зоотехнигы, ветеринария табибы һәм ферма мөдиренә айлык премияләр булдырылу белән бәйле.
Әлеге яңалык Татарстанда сөт җитештерүне тотрыклыландыру һәм җитештерү күләмен алга таба арттыру максатыннан кертелә. Премия билгеләүдә төп шарт - сөт җитештерү күләме алдагы айдагыдан яхшырак булырга тиеш. Безнең районда исә 4 бүлекчәдә сентябрь аенда сөт җитештерү күрсәткечләре уңай булган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X