Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Нурлат районында ветеринария белгечләре җыелды

Бүген, 16 сентябрь көнне, Фома участок ветеринария пункты базасында үткән зона өйрәтү семинары ясалма орлыкландыру мәсьәләләренә багышланды.

Кайчандыр ясалма орлыкландыру дигәндә күбрәк эре хуҗалыклар күз алдында тотылган булса, хәзер бу мәсьәлә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да актуальгә әверелә бара. Чөнки ясалма орлыкландыру терлекчелектә нәселне яхшырту хисабына продуктлылыкны арттыруга ирешергә мөмкинлек бирә. Ә республикада ачылган ветеринария пунктлары бу яктан халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтергә әзер. Әнә, әле узган елдан гына эшли башлаган Фома участок ветеринария пункты белгечләре шул чор эчендә 90га якын терлеккә ясалма орлыкландыру үткәрергә өлгергән. Семинар-киңәшмәдә катнашкан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ветеринария берләшмәсе әйдәп баручы киңәшчесе Альберт Гайнетдинов әйтүенчә, өйрәтү семинарлары нәкъ менә участок ветеринария пунктларының бу юнәлештә эшчәнлеген тагы да активлаштыру максатыннан үткәрелә.
- Мондый семинарларны бөтен республика буйлап үткәрәбез. Нурлатка 12 районнан ветеринария белгечләре чакырылды. Семинарларда белемнәрне тагы бер кат искә төшерәбез, гамәлдә ныгытабыз, - ди ул.
Чарада катнашкан тагы бер белгеч - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше баш дәүләт идарәсенең бүлек мөдире Рөстәм Сәетов исә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда ясалма орлыкландыруның өстенлекле якларын билгеләп үтә.
- Ясалма орлыкландыру терлекләрнең продуктлылыгын арттырырга мөмкинлек бирә, чөнки орлык нәселле терлекләрдән генә алына, - ди ул. - Аннан, бу ысул терлекләрнең ветеринар иминлеген тәэмин итә, икътисади яктан да нәтиҗәле санала. Республикада терлекләрнең 80нән артык проценты нәкъ менә ясалма ысул белән орлыкландырыла.
Мөдир Мөнир Билданов әйтүенчә, участок пунктында шәхси сектордагы терлекләргә ясалма орлыкландыру үткәрү өчен бөтен уңайлыклар да, җиһазлар да бар. Семинарда катнашучылар моны үз күзләре белән күреп, теоретик өлештә алган белемнәрен гамәлдә сынап та карый алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеринария службасы семинар Фома авылы