Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Нурлат районының Биккол авылында Ирек Диндаровны искә алдылар

Кичә Биккол авылында журналист, язучы, публицист Ирек Диндаровның тууына 60 ел булуга багышлап иҗат кичәсе үткәрелде.

Кичәдә язучының каләмдәшләре - Яр Чаллыдан филология фәннәре кандидаты, язучыларның Г.Исхакый исемендәге премиясе лауреаты Факил Сафин, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, журналист Рәис Зарипов, районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәдәният бүлеге белгечләре һәм язучының туганнары, авылдашлары катнашты. Кунаклар иң элек авылда язучының истәлегенә багышлап ачылган музей почмагын карадылар, ә аннан хәтер-хатирәләр белән үрелеп барган кичәдә Ирек Диндаровның кыска, әмма туган халкы өчен янып-көеп узган гомер юлы сүтелде, аның иҗат юлы яктыртылды.
Кызганычка каршы, якташыбыз якты дөньядан бик яшьли, 46 яшендә үк китеп бара. Ирек Диндаровның үзе исән вакытта ике - "Төркиягә сәяхәт" һәм "Әбләев хикмәтләре" китаплары дөнья күрә, вафатыннан соң туганнары ярдәме белән "Соңгы мөнәҗәт" һәм "Йолдыз җиле" проза җыентыклары бастырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Бикулово Диндаров