Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат районының “Тулпар-Агро” хуҗалыгында бер басуда берьюлы тугыз комбайн эшли

    "Тулпар-Агро"лылар эшне оештыра беләләр. Уракка керешүләренең икенче көнендә үк арыш басуында бер вакытта 9 комбайннары гөрләп эшләп тора әнә. Шулкадәр комбайнның кырның төрле участокларында әйләнүен күзәтеп тору үзе үк рәхәт: суктырыласы мәйданнар күз алдында кими бара

    - Биредә 320 гектар арыш. Шөкер, уңышы көтелгәннән яхшы, гектарынан .. центнер чыга әлегә, - дип сөенүен яшерми бу көннәрдә комбайнчылар янәшәсеннән китмәгән хуҗалык җитәкчесе Йосыф Әхмәтсафин. - Бу басуларга яңгырлар яумады да диярлек бит.
    Уракны биредән, Әхмәт авылы янындагы басуларыннан башлаулары исә юкка түгел. Тип-тигез чиста басуда арышларның башаклары тулышып өлгергән. Урак алдыннан визиты барышында министр урынбасары Илдус Габдрахманов та бу басуларга югары бәя биреп киткән булган. Дүшәмбе көнне генә килеп комбайнчыларның кәефен белешеп киткән район башлыгы Наил Шараповка да ошаган басулар. Хуҗалык агрономы Фәрит Сираҗев исә корылык шартларында югары уңыш алуның серләре белән бик теләп уртаклаша:
    - Уҗым чәчүне вакытында төгәлләдек, көзге яңгырларның мул булуы нәтиҗәсендә басулар дымга туенып калды бит. Аннан барлык технологик чараларны да тиешенчә башкардык, дым саклау буенча да чаралар күрелде, - ди ул.
    Шулай, быел уҗым культураларын күп итеп чәчкән хуҗалыклар отышта. "Тулпар-Агро"лыларда исә уҗым культуралары 1900 гектар тәшкил итә. Барлык мәйданнарының яртысына якыны бу. Технологик чараларны вакытында башкаруларының язгы культураларга да файдасы булмый калмаган, әлбәттә. Әйтүләренчә, быел дымга чәчелгән арпаларының уңышы шулай ук яхшы күренә икән. Табигать әнә шулай үзенең шартларын җиткерә тора, ә "Тулпар-Агро"лылар әлеге шартларга яраклашуның юлларын эзли: киләсе елга уҗым культураларының мәйданнарын арттырырга ниятлиләр, язгы чәчүгә дә мөмкин булганча иртәрәк чыгачаклар. Басуда эш тәмамлану белән үк җирләрне эшкәртү дә оештырылачак. Менә бу басуда да эш төгәлләнүгә үк Фәнис Гәрәевның тракторы сөрүгә дә керешәчәк. Әлегә барлык комбайннары да турыдан суктыруга көйләнгән, саламга йөз тотмыйлар. Хуҗалыкта терлекчелек тармагы булмау белән аңлаттылар моны үзләре. Ә менә шәхси хуҗалыклар өчен авыл тирәсендәге басуларда салам җитәрлек итеп калдырылачак икән. Хуҗалык эшчеләре өчен төргәкләп җыеп бирергә дә ниятләре юк түгел. Уракка әзерлек барышында ук комбайннарны кырда сынатмаслык итеп әзерләүгә зур игътибар биргәннәр хуҗалыкта. Уракка әзерлек конкурсында район комиссиясе икенче урынны һич икеләнмичә "Тулпар-Агро"лыларга биргән. Югалтуларга юл куймас өчен, быел герметиклаштыруга зур игътибар иткәннәр икән. Тәҗрибәле комбайнчы Зәйдулла Әхмәтсафин да уракка ныклап торып әзерләнгән, кәефе көр күренә.
    - Уңыш болай булыр дип уйламаган да идек. Шулай булгач, сөенә-сөенә эшлибез инде, - ди ул. Зәйдулла Әхмәтсафинның бу инде 19нчы урагы булса, ярдәмчесе Марсель Ибәтуллинның икенче ел гына басуга чыгуы. Бөгелмәдә авыл хуҗалыгы колледжында белем ала икән егет, менә инде икенче ел рәттән практикасын биредә - комбайнчы ярдәмчесе буларак үтә. Быел министрлык тарафыннан һәр комбайнны икешәр мөстәкыйль комбайнчы белән комплектларга дигән шарт куелса да, биредә дә кадрлар җитешмәү аркасында әнә шулай комбайнчы ярдәмчеләре алырга мәҗбүр булганнар. Әмма бу хезмәт җитештерүчәнлегенә әлләни зыян салмас, дип уйлыйлар. Чөнки хуҗалыкта бер комбайнга 450 гектарлап мәйдан туры килә, ә бу район буенча бер техникага туры килә торган эш күләменнән шактый тыйнаграк.
    - Көннәр шулай матур торса, без хәлдән килгәнчә тырышачакбыз инде анысы, - дип сүзгә кушыла хуҗалыкның тагы бер тәҗрибәле комбайнчысы Ринат Шаһиев. Башка елларда улы Айназ белән эшләгән булса, быел авылдашы, аграр техникум студенты Айдар Мортазин белән чыкканнар басуга. Алар артыннан ук Фәнил Сафин һәм Руслан Әхмәдиевның комбайны килә. Берсеннән-берсе калышмыйча, ярыш рухын саклап эшлиләр комбайнчылар. Игенне ташу белән проблема юк, машиналар бер-бер артлы элеваторга очып кына тора. Янәшәдә генә янгын сүндерү техникасы кизүлектә, ул арада төшке аш та китерергә өлгерделәр. Механизаторлар тиз генә тамак ялгап алдылар да янә эшкә керештеләр, вакыты шундый - озаклап ял итәр чак түгел.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: